ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов бүген Кама дәүләт инженер-икътисад академиясендә кунакта булды
Ул студентларга республиканың башка төбәкләр арасында урыны, монда Яр Чаллының һәм автогигантның ролләре турында сөйләде. Шулай ук министр студентлар белән 2012нче ел планнары белән уртаклашты. Ул шушындый очрашуларны көндәлек эшкә бик уңай тәэсир итә дип ассызыклады. “Студентлар белән аралашу бик күп уңай заряд бирә. Күп кенә акыллы, креатив сораулар безгә көндәлек эштә билгеле үзгәрешләр кертергә ярдәм итә”, - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.