Бүген Мәскәүдә “Крокус-Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә сигезенче Бөтенроссия “Госзаказ-2012” күргәзмә-форумы ачылды. Тантана рәвештә форумны Россия Икътисадый үсеш министры Эльвира Набиуллина ачып җибәрде. Форумда Татарстан Республикасыннан да рәсми делегация катнаша. Делегацияне ТР икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин һәм ТР Дәүләт заказы агентыгы генераль директоры Яков Геллер җитәклиләр.
Татарстан Республикасы стенды күргәзмәнең нәкъ уртасында урнаштырылган. Анда “Универсиада-2013 проекты”, “Электрон кибет”, “Электрон сәламәтлек саклау” программа комплекслары, ТР электрон мәгълүмәти-товар системасы, “Камаз” ААҖ продукциясе кебек экспонатлар урын алган.