ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казанда “Химград” технополисында Россия индустриаль парклары ассоциациясенең “Россиядә индустриаль парклар үсеше проблемалары һәм перспективалары” темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – эшкуарлыкны үстерү департаменты җитәкчесе Рөстәм Сибгатуллин катнашты.

Утырышта катнашучыларны сәламләп, Президент илдә формалашып килүче индустриаль парклар тәҗрибәсенең Татарстанда да бик уңышлы тупланып килүен ассызыклап узды. Ул бүгенге утырышның тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу өчен әһәмиятле булуын билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллыда дизель двигательләрен ремонтлау буенча завод базасында индустриаль парк булдыру идеясе тууы һәм, нәтиҗәдә, бик зур, мәйданын 500 мең квадрат метр тәшкил иткән “Мастер” Кама индустриаль паркы пәйда булуы турында сөйләде. Татарстан җитәкчесе ассызыклап узганча, индустриаль парклар үсеше республика һәм федераль хакимият ярдәменә мохтаҗ. Мондый паркларны үз химаясе астына алучы эре оешмалар булуы зарур.

2013 елның 5 сентябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2014 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы бюджетын дәүләт программаларын күздә тотып формалаштыруга күчүгә бәйле Максатчан программалар белән идарә итүнең автоматлаштырылган дәүләт системасын (МП ИАДС) эшләп бетерү буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы һәм «БАРС Груп» ЯАҖ вәкилләре катнашты. Очрашу вакытында МП ИАДСның эш йомгаклары һәм аны эшләп бетерү буенча каралган чаралар тикшерелде. Аерым алганда, МП ИАДСның республика дәүләт хакимияте органнарының ведомствоара электрон документ әйләнешенең бердәм системасы белән, шулай ук төрле чараларны күз уңында тоткан дәүләт программаларын тормышка ашыруга фактик лимитлар турында мәгълүматны кую өлешендә АЦК-Финанс системасы белән интеграция механизмы каралды.
2013 елның 4 сентябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «Евразия диалогы» координаторы, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының халыкара эшләр буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Андрей Климов белән булган видеоконференциядә катнашты. Киңәшмә барышында агымдагы елның ноябре ахырында Казанда үтәчәк «Евразия икътисадый интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар» Иҗтимагый форумына әзерлек мәсьәләләре тикшерелде.
2013 елның 6 сентябрендә 11:00 сәгатьтә «Энергия саклау чараларына, электр челтәре хуҗалыгы объектларына технологик тоташуга, шулай ук энергетик тикшеренү уздыруга эшкуарлык субъектлары чыгымнарын субсидияләү» программасы буенча гаризалар каралачак.
Тапшырылган гаризалары әлеге программада катнашуга рөхсәт ителгән эшкуарларны Конкурс комиссиясе утырышына чакырабыз.

4
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Казанда Татарстанның “Нефть, газ, химия” форумы үз эшен башлады. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева катнашты.
Быел ул әһәмиятле вакыйгага – республиканың нефть ятмаларын үзләштерә башлауга 70 ел тулуга багышлана, дип ассызылады Рөстәм Миңнеханов, форумны ачу тантанасында чыгыш ясаганда.
Аның сүзләренчә, республикада нефть фәне һәм технологияләр бик җитди тәкъдим ителгән, һәм Татарстан нефтьчеләре Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән коллегалары белән тәҗрибә уртаклашу белән кызыксына.
ТР Президенты күргәзмәдә экспонатлары, проектлары яки техник эшләнмәләре тәкъдим ителгән һәм Гран-прига лаек булган компанияләр җитәкчеләренә дипломнар тапшырды. Төрле номинацияләрдә күргәзмәнең югары бүләкләренә «Нижнекамскнефтехим», «Татнефть» (2 номинациядә), «Газпром Трансгаз Казань», «РИТЭК» һ.б. компанияләре лаек булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Төркия Республикасы Икътисад министры Зафер Чаглаян белән очрашты. Очрашу бүген ачылучы Татарстан-Төркия эшлекле форумы кысаларында узды. Очрашуны ачып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Казанга Төркия Республикасы Президенты һәм Премьер-министры визитыннан, Татарстан Республикасында Россия-Төркия хөкүмәтара комиссиясен уздырганнан, ике ел эчендә сигез мәртәбә Татарстан-Төркия форумыннан соң Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр яңа дәрәҗәгә күтәрелде. "Һәм монда Сезнең шәхси өлешегез аеруча зур, - дип мөрәҗәгать итте Зафер Чаглаянга Рөстәм Миңнеханов. – Сез Төркия бизнес әһелләре базарлар эзләрлек, чит илләрдә уртак предприятиеләр булдырырлык мохит тудырдыгыз".
Мордовия республикасында да шул ук хәл. Аңа бирелгән субсидия күләме 425 миллион сумны тәшкил итә. Мәскәү һәм Санкт – Петербург шәһәрләренә бүлеп бирелгән субсидия исә 698 һәм 644 миллион сумга кимегән. Төбәкләргә бирелгән субсидияләрнең гомуми күләме 18,025 миллиард сумнан артып киткән.

3
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
Ноябрь урталарында җиңүчеләр мәгълүм булачак. ТР Икътисад министрлыгы, Татарстан башкарма хакимиятенең вәкаләтле органы буларак, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар арасында 2013 нче елда федераль субсидияләргә бәйге үткәрә. Әлеге республика конкурсына 10 нчы сентябрьдән заявкаларны тапшыра башларга була. Гаризаларны кабул итү 14 нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, бүгенге көндә ТР Министрлар Кабинеты һәм Икътисади үсеш министрлыгы арасында килешү имзаланган. Сәрия Сираҗиева барлык социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларны конкурста катнашырга өндәде. “Бүген коммерцияле булмаган оешмалардан шалтыратулар бик күп”, - дип белдерде Сәрия Сираҗиева. Конкурста Татарстан территориясендә теркәлгән оешмалар катнашырга хокуклы. Сәрия Сираҗиева шәрехләп узганча, элек бәйгегә ике елдан да кимрәк эшләмәгән оешмалар үткәрелгән булса, хәзер, кабул ителгән тәкъдимнәрне исәпкә алып, мондый оешмаларның бәйге игълан ителгәннән соң, ким дигәндә, бер ел гамәлдә булуы шарт итеп куелган. Субсидияләр тәгаен социаль мәсьәләләрне хәл итүне максат итеп куйган коммерция булмаган оешмаларга биреләчәк.
Татарстанның коммерцияле булмаган оешмалары быел 35 миллион сумлык дәүләт ярдәменә өмет итә ала. Федераль һәм республика бюджетында социаль юнәлештәге иҗтимагый мөһим проектларны тормышка ашыруга шул күләмдә акча каралган.
Бүгенге көндә Татарстанда 6 меңнән артык коммерцияле булмаган оешма теркәлгән. Шуларның 350гә якыны социаль эшчәнлек белән шөгыльләнә. Бер төркем дәүләт функцияләрен башкаруны гражданлык җәмгыяте институтларына йөкләп кенә кайбер өлкәләрдә югары нәтиҗәләргә ирешеп була, дип санала. Шуңа да мондый оешмаларга дәүләт теләктәшлек күрсәтә.
Максаты керем алу булмаган фонд һәм ассоциацияләрнең эшчәнлегенә төп ярдәм булып, әлбәттә, төрле грантлар тора. Ел саен мондый оешмалар Россия Президенты, Татарстан Икътисад министрлыгы, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы игълан иткән бәйгеләрдә катнашып, үз проектларына акча юнәтергә тырыша.
Быел Россия Президенты грантларын отучылар билгеле инде. Бәйгедә җиңүчеләр арасында Татарстанннан 18 социаль эшчәнлек алып баручы оешма бар. Федераль бюджеттан аларга 26 миллион сум акча биреләчәк.

2
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының һөнәри әзерлек алуга, яңадан әзерлек уздыруга, квалификацияне күтәрүгә, шулай ук эшкуарлык грамоталылыгын һәм эшкуарлык компетенцияләрен үстерүгә бәйле белем алу чыгымнарын кайтаруны субсидияләүгә гаризалар сайлап алу конкурсын уздыру турында игълан итә. Конкурс сайлап алуында катнашу өчен гаризалар министрлык тарафыннан 2013 елның 3 сентябреннән 2013 елның 27 сентябренә кадәр эш көннәрендә Мәскәү вакыты буенча 9.00 сәгатьтән 18.00гә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International