ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Инновацияле продукцияләр эшләү һәм аларны гамәлгә кертү белән шөгыльләнүче кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү буенча конкурс комиссиясе утырышы беркетмәсе бастырылды. Субсидия алу турындагы килешүне төзүгә кагылышлы сораулар буенча Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәгенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
2013 елның 2 сентябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов Белем көненә багышланган бәйрәм чараларында катнаштылар. Танай авыл җирлегендә яңа гомумбелем бирү мәктәбенең, шулай ук Танай урта мәктәбе – Алабуга муниципаль районының 170 еллык тарихы булган иң борынгы мәктәбенең яңа бинасын ачу тантанасы узды. Алабуга муниципаль районының тагын бер мәктәбендә укулар яңа гына капиталь төзекләндерү үткән бинада башланды. «Соңгы вакытта бездә яңа матур традиция барлыкка килде – уку елын яңа яисә капиталь төзекләндерелгән мәктәпләрдә башлап җибәрү», – дип билгеләп үтте Геннадий Емельянов. Мидхәт Шаһиәхмәтов укучыларга яңа уку елында уңышлар теләде һәм республикада белем бирү сыйфатына игътибар ителүенә, яңа мәктәпләр төзүгә, булганнарын төзекләндерүгә акчалар бүлеп бирелүенә басым ясады.
2013 елның 2 сентябрендә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының һөнәри әзерлек алуга, яңадан әзерлек уздыруга, квалификация күтәрүгә, шулай ук эшкуарлык грамоталылыгын һәм эшкуарлык компетенцияләрен үстерүгә бәйле белем алу чыгымнарын кайтаруны субсидияләүгә бирелгән гаризаларны карау уздырыла. Конкурс комиссиясе утырышына әлеге программа буенча гариза биргән эшкуарлар чакырыла.

2013 елның 6 сентябрендә 11:00 сәгатьтә «Энергия саклау чараларына, электр челтәре хуҗалыгы объектларына технологик тоташуга, шулай ук энергетик тикшеренү уздыруга эшкуарлык субъектлары чыгымнарын субсидияләү» программасы буенча гаризалар каралачак.
Әлеге программада катнашуга гариза биргән эшкуарларны утырышка чакырабыз.
Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә дәүләт хезмәтләрен күрсәтү буенча башкарма хакимият органнарының эшен оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә республика министрлыклары, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе, Россия Пенсия фондының Татартан Республикасы буенча Бүлекчәсе, Россия Федерациясе Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан Республикасы буенча Төбәк бүлекчәсе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе һәм Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе вәкилләре катнашты.
Киңәшмә вакытында КФҮ объектларын төзекләндерүне тәмамлау, күпфункцияле үзәкләрдә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең бердәм мәгълүмати системасын кертү мәсьәләләре тикшерелде һәм килештерелгән карарлар эшләнде.

1
сентябрь, 2013 ел
якшәмбе
Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «Чистай» Индустриаль паркы территориясендә азкатлы төзелеш өчен күбекпыяладан комплектлар җитештерү заводын төзү» инвестицион проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышлангын киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Инвестицияле үсеш агентлыгы, «ТөзелешИнвестТопаз» корпорациясе, «СКД-инвест» ҖЧҖ һәм банк вәкилләре катнашты.

26
август, 2013 ел
дүшәмбе
Килешү кече һәм урта эшмәкәрлекнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча консультация тәртибен билгели. Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Татарстан Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Ногманов эшмәкәрлеккә бергә ярдәм итү турында меморандумны имзалады. Документ ТР Икътисад министрлыгында имзаланды.
“Бүген республика җитәкчелеге ягыннан эшмәкәрлекне үстерү өчен шартлар булдыру мәсьәләсе көн үзәгенә куела. Эшмәкәрләр – алар мобиль кешеләр категориясе, тудырылган шартларга җиңел ияләшәләр”, - дип белдерде министр. Аның сүзләренә караганда, бизнесменнардан аларның эшләренә кагылышлы сораулар килә, аларны бүген имзаланган килешү нигезендә хәл итү юллары билгеле булачак. “Безнең төп бурыч – кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өчен кирәкле шартлар булдыру”, - диде ул.
Тимур Ногманов билгеләп үткәнчә, бүген имзаланган килешү – ул ТР Икътисад министры белән бергә эшләү өчен яхшы адым. “Беренче чиратта бүген кече һәм урта бизнес игътибар таләп итә. Бу эшне оештыру өчен консультация үткәрү, җәмәгатьчелекне кабул итү, социаль сораштыру һ.б. үткәрү өчен төгәл механизмнар булдыру зарур. Бу эш инвестицион климатны яхшырту бурычын тиешле тәртипкә китерү мөмкинлеге бирә”, - дип белдерде ул проблемаларны хәл итү юлы буларак.
Килешү Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлекнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча консультация тәртибен билгели. Меморандумда яклар бергә эшмәкәрләр өчен кыска вакытлы укулар программасын оештырырга, норматив хокукый актлар һәм закон инициативалар проектларын әзерләү өчен шартлар булдыру, шулай ук шикаятьләрнең һәм мөрәҗәгатьләрнең каралу нәтиҗәсеннән канәгать булу-булмау хакында бизнес бергәлек арасында сораштыру үткәрү каралган.

22
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2013 елның 21 августында Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең Россия Президенты билгеләгән максатчан күрсәткечләре буенча ирешелгәннәрне мониторинглау комиссиясенең эшче төркеме утырышында катнашты. Утырыш Россия Федерациясе Президенты Администрациясендә Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Белоусов рәислегендә узды. Утырышның көн тәртибенә ике төп мәсьәлә кертелде, алар буенча Россия Федерациясе субъектлары вәкилләренең чыгышлары каралган иде. Әйтик, утырышта социаль хезмәтләр күрсәтүче оешмаларның эш сыйфатын бәяләүнең бәйсез системасын формалаштыру буенча фикер алыштылар. Икенче мәсьәлә Россия Федерациясе субъектларында эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкил институты эшенә кагылышлы иде. Татарстан Президенты каршында эшкуарларның хокукларын яклау вәкиле Тимур Ногманов катнашучыларны Татарстанда эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкил институтын үстерү юнәлешендә алып барылган эш турындагы мәгълүмат белән таныштырды.
2013 елның 20 августында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан «Тышкы сәүдә операцияләре вакытында халыкара исәп-хисап формалары һәм методлары» темасы буенча Татарстан Республикасының экспорт юнәлешле эшкурлыгы субъектлары өчен махсус белем бирү семинары оештырылды. Эксперт укытучы сыйфатында семинарга «Русская школа управления» (Санкт-Петербург шәһ.) бизнес мәктәбе укытучысы, тышкы икътисадый эшчәнлек өлкәсендә Россия гамәли белгече Александр Жучков чакырылган иде. Татарстан Республикасының Экспортка ярдәм итү үзәге бушлай белем бирү семинарларын даими рәвештә үткәрә һәм республика эшкуарларына актуаль белемнәрне чын һөнәриләрдән алу өчен уникаль мөмкинлек тудыра. Чираттагы «Импорт һәм экспорт операцияләре вакытында ӨКС (НДС) кайтару һәм куллану» темасы буенча семинар 2013 елның 13 сентябренә планлаштырылган. Лектор буларак семинарга тышкы икътисадый эшчәнлек һәм логистика өлкәсендә 30 еллык эш тәҗрибәсе булган Петр Травинский (Мәскәү шәһ.) чакырылган. Әлеге семинарның анонсын Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында күреп булачак.
2013 елның 19 августында Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Пакыстан Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Аламгир Бабар белән очрашты. Аламгир Бабар сүзләренә караганда, Мәскәүдән кала, Татарстан - ул рәсми визит белән килгән беренче төбәк. Республикага килүнең төп максаты - эшлекле элемтәләр, икътисадый мөнәсәбәтләр урнаштыру һәм бизнес өчен уртак нокталарны билгеләү, шул исәптән өченче илләр белән уртак хезмәттәшлек юнәлешендә дә. Мидхәт Шаһиәхмәтов Аламгир Бабарны Татарстанның икътисадый, инвестицион һәм инновацион куәте белән таныштырды. «Үзебезнең үсеш программабызда без ачык инновацион икътисад төзүгә йөз тотабыз», – диде министр. Очрашу барышында Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстанның инвестор планнарын республика территориясендә гамәлгә ашыруның төрле вариантларын тәкъдим итәргә әзер булуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International