Бүген Казанда Татарстанның “Нефть, газ, химия” форумы үз эшен башлады

2013 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Бүген Казанда Татарстанның “Нефть, газ, химия” форумы үз эшен башлады. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева катнашты.


Быел ул әһәмиятле вакыйгага – республиканың нефть ятмаларын үзләштерә башлауга 70 ел тулуга багышлана, дип ассызылады Рөстәм Миңнеханов, форумны ачу тантанасында чыгыш ясаганда.


Аның сүзләренчә, республикада нефть фәне һәм технологияләр бик җитди тәкъдим ителгән, һәм Татарстан нефтьчеләре Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән коллегалары белән тәҗрибә уртаклашу белән кызыксына.
ТР Президенты күргәзмәдә экспонатлары, проектлары яки техник эшләнмәләре тәкъдим ителгән һәм Гран-прига лаек булган компанияләр җитәкчеләренә дипломнар тапшырды. Төрле номинацияләрдә күргәзмәнең югары бүләкләренә «Нижнекамскнефтехим», «Татнефть» (2 номинациядә), «Газпром Трансгаз Казань», «РИТЭК» һ.б. компанияләре лаек булды.


Казан күргәзмәсе Россиянең нефть, газ тармагының аерылгысыз өлешенә әйләнде, дип белдерде үз чыгышында РФ Нефть, газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль. Аның сүзлрәенчә, Татарстан нефтьчеләре яңа эшләнмәләр кертү буенча лидер булып торалар.


Форумны оештыручылар - ТР Президенты һәм Хөкүмәте теләктәшлегендә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Татнефтехиминвест-холдинг”, “Татнефть”, “ТАИФ”, “Нефтеконсорциум”, “Казан ярминкәсе” җәмгыятьләре. Быел форум кысаларында 4 тармак күргәзмәсе эшли: “Нефть, газ. Нефтехимия”, “Экотехнология һәм XXI гасыр җиһазлары”, “Пластик & Каучук”, “Geo-Казан: Геологоразведка. Геодезия. Картография”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International