Казанда бүген инжиниринг үзәкләренә дәүләт ярдәме мәсьәләләре турында киңәшмә булды. Аны ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Шулай ук киңәшмәдә Россия Федерациясе финанс министры урынбасары Андрей Иванов, Россия инновацион регионнары ассоциациясе директоры Иван Бортник, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше департаменты директоры Наталья Ларионова, РФ субъектлары вәкилләре - Россиянең инновацион регионнары ассоциациясе әгъзалары катнашты.
Киңәшмә барышында катнашучылар инжиниринг үзәкләренә дәүләт ярдәменең мөмкин булган ысуллары турында фикер алыштылар. Регионнар вәкилләре салым льготалары, дәүләт субсидияләре һәм башка ярдәм чаралары кебек берничә тәкъдим ясадылар.
“Татарстан Республикасында да торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең төбәк стандартлары турында”гы Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында”гы республика кануны проекты бүген ТР парламентының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык буенча комитеты утырышында каралган төп мәсьәләләрнең берсе булды.
Әлеге канун проекты беренче укылышка әзерләнә. Аны комитет әгъзаларына ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов тәкъдим итте. Аның аңлатуынча, Татарстан канунына үзгәрешләр кертү зарурлыгы бу өлкәгә кагылышлы федераль норматив-хокукый актларга үзгәрешләр кертү белән бәйле