Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар өчен федераль субсидияләргә конкурска заявкалар 10 нчы сентябрьдән кабул ителә

2013 елның 3 сентябре, сишәмбе
Ноябрь урталарында җиңүчеләр мәгълүм булачак. ТР Икътисад министрлыгы, Татарстан башкарма хакимиятенең вәкаләтле органы буларак, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар арасында 2013 нче елда федераль субсидияләргә бәйге үткәрә. Әлеге республика конкурсына 10 нчы сентябрьдән заявкаларны тапшыра башларга була. Гаризаларны кабул итү 14 нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, бүгенге көндә ТР Министрлар Кабинеты һәм Икътисади үсеш министрлыгы арасында килешү имзаланган. Сәрия Сираҗиева барлык социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларны конкурста катнашырга өндәде. “Бүген коммерцияле булмаган оешмалардан шалтыратулар бик күп”, - дип белдерде Сәрия Сираҗиева. Конкурста Татарстан территориясендә теркәлгән оешмалар катнашырга хокуклы. Сәрия Сираҗиева шәрехләп узганча, элек бәйгегә ике елдан да кимрәк эшләмәгән оешмалар үткәрелгән булса, хәзер, кабул ителгән тәкъдимнәрне исәпкә алып, мондый оешмаларның бәйге игълан ителгәннән соң, ким дигәндә, бер ел гамәлдә булуы шарт итеп куелган. Субсидияләр тәгаен социаль мәсьәләләрне хәл итүне максат итеп куйган коммерция булмаган оешмаларга биреләчәк.
Бәйге 13 юнәлеш буенча үткәрелә. Сәрия Сираҗиева аналар һәм балаларга ярдәм итү, социаль ятимлекне профилактикалау; өлкән яшьтәге затларның тормыш сыйфатын яхшырту; инвалид һәм аларның гаиләләрен социаль мохиткә яраклаштыру, эшкә урнаштыру; фәнни-техник, сәнгать иҗаты, экология кебек юнәлешләр буенча өстәмә белем бирү үсеше; милләтара хезмәттәшлекне ныгыту; тирә-як мохитне саклау; ирекле янгын сагы оешмаларын камилләштерү; сәламәт тормыш рәвешен популярлаштыру; социаль якланмаган халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү; коррупцияле мохиткә каршы көрәш; бәла-казаларны, бәхетсез очракларны кисәтү; гражданлык бердәмлеген ныгыту кебек юнәлешләрне санап узды. Конкурста катнашу өчен коммерцияле булмаган оешмаларга ТР Икътисад министрлыгына документлар тапшыру зарур.
Конкурска 20 ноябрьдә йомгак ясалачак. Коммерцияле булмаган оешмаларның икенче форумының пленар утырышында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы көтелә. Сәрия Сираҗиева хәбәр итүенчә, әлеге документлар, бәйгедә катнашу тәртибе турында бәйнә-бәйнә министрлык сайтында аңлатылган. Шулай ук кирәкле мәгълүмат Татарстанның Иҗтимагый палата сайтында да бар. “Без бу бәйгедә мөмкин кадәр күбрәк оешма катнашыр дип өметләнәбез”, - дип белдерде министрның беренче урынбасары.
Брифингта билгеле булганча, ТР Министрлар Кабинеты фәрманы буенча, агымдагы елда ТР территориясендә социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен ТР Министрлар Кабинеты грантларына республика конкурсын уздыру өчен 10 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу бәйгегә шулай ук заявкаларны 10 нчы сентябрьдән тапшыра башларга була. Аның җиңүчеләре ноябрь уртасында мәгълүм булачак.
Конкурс “Гражданнар җәмгыяте һәм иҗтимагый үзидарә институтлары үсеше, гражданнарның хокукларын яклау”, “Яшьләргә белем, патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү, яшүсмерләр һәм яшьләр мохитендә тискәре күренешләрне профилактикалау”, “Мәдәният һәм сәнгать, милләтара һәм диннәрара мөнәсәбәтләрне ныгыту”, “Гаиләне, аналар һәм балаларны яклау, өлкән яшьтәгеләргә һәм инвалидларга социаль ярдәм”, “Сәламәтлекне саклау, сәламәт тормыш рәвешен алга сөрү”, “Экология һәм тирә-як мохитне саклау”, “Физик тәрбия һәм спорт” кебек номинацияләр буенча уздырыла.
ТР Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин хәбәр иткәнчә, ноябрьнең икенче яртысында коммерцияле булмаган оешмаларның икенче форумы узачак. Анда барлык оешмаларның эшчәнлек юнәлешләренә күзәтү ясалачак. Анатолий Фомин барлык грантларны бүлү процессының ачык, гадел, аңлаешлы узачагына ышанычын җиткерде.
2013 нче елда коммерцияле булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме кысаларында, Россия Президенты грантлары, конкурс нигезендә сайлау аша узган Татарстанның 18 иҗтимагый оешмасына биреләчәк. Алар федераль бюджеттан барлыгы 26 миллион сум акча алачак. Былтыр бу конкурста 7 оешма җиңгән. Аларга грант ярдәме 11 млн сумны тәшкил иткән. Анатолий Фомин шулай ук Татарстанда 2011-2013 нче елларга каралган социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм программасы тормышка ашырылуын искәртеп узды. Әлеге программа белән ТР, быел РФ субъектлары арасында федераль бюджеттан субсидия бирү бәйгесендә катнашкан. Конкурс РФ Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан оештырылган. Аның нәтиҗәләре буенча Татарстанга тиешле субсидия 25 миллион сумны тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International