Икътисад министрлыгы белем бирү хезмәтләрен субсидияләүгә гаризалар сайлап алу конкурсын уздыру турында игълан итә

2013 елның 2 сентябре, дүшәмбе
Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының һөнәри әзерлек алуга, яңадан әзерлек уздыруга, квалификацияне күтәрүгә, шулай ук эшкуарлык грамоталылыгын һәм эшкуарлык компетенцияләрен үстерүгә бәйле белем алу чыгымнарын кайтаруны субсидияләүгә гаризалар сайлап алу конкурсын уздыру турында игълан итә. Конкурс сайлап алуында катнашу өчен гаризалар министрлык тарафыннан 2013 елның 3 сентябреннән 2013 елның 27 сентябренә кадәр эш көннәрендә Мәскәү вакыты буенча 9.00 сәгатьтән 18.00гә кадәр кабул ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International