Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
Татарстан Президенты Төркия Икътисад министры белән очрашты
2013 елның 4 сентябре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Төркия Республикасы Икътисад министры Зафер Чаглаян белән очрашты. Очрашу бүген ачылучы Татарстан-Төркия эшлекле форумы кысаларында узды. Очрашуны ачып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Казанга Төркия Республикасы Президенты һәм Премьер-министры визитыннан, Татарстан Республикасында Россия-Төркия хөкүмәтара комиссиясен уздырганнан, ике ел эчендә сигез мәртәбә Татарстан-Төркия форумыннан соң Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр яңа дәрәҗәгә күтәрелде. "Һәм монда Сезнең шәхси өлешегез аеруча зур, - дип мөрәҗәгать итте Зафер Чаглаянга Рөстәм Миңнеханов. – Сез Төркия бизнес әһелләре базарлар эзләрлек, чит илләрдә уртак предприятиеләр булдырырлык мохит тудырдыгыз".
Татарстанда, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Төркия капиталы кергән 278 уртак предприятие эшләп килә, "Алабуга" МИЗда 4 эре проект гамәлгә ашырыла, шуларның икесе эшкә керешергә әзер инде. "Без бу проектлар белән горурланабыз, төрек партнерларыбыз безгә ничек эшләргә тиешлекне күрсәтәләр", - дип белдерде Татарстан Президенты.
Ул шулай ук Төркия эшлекле оешмаларына Татарстан белән хезмәттәшлекләре өчен, Turkish Airlines авиакомпаниясенә Казан белән Стамбул арасындагы авиа сәфәрләр өчен рәхмәт белдерде.
"Минем исәпләвемчә, мөнәсәбәтләребезнең темпын киметергә ярамый, һәм бүгенге форум аларның киләчәк үсешенә сигнал булачак", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Зафер Чаглаянга.
Үз чиратында Төркия Икътисад министры ассызыклаганча, аның иле өчен Татарстан белән мөнәсәбәтләрне үстерү аеруча мөһим, бигрәк тә бөтендөнья икътисадында стагнация чорында.
"Безнең мөнәсәбәтләр киләчәктә дә үсәр дип ышанам – товар әйләнеше 1 млрд доллар – бу аз түгел, - дип белдерде Зафер Чаглаян. - Бүген Татарстанга Төркия инвестицияләре күләме 2 млрд доллар тәшкил итә. Бу инвесторларның сезгә ышануын һәм сездә нинди уңайлы инвестицион климат булуын күрсәтә. Күп кенә Төркия компанияләре Татарстанда бизнес кору җаен карыйлар".
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Татарстан экспортерлары эре халыкара күргәзмәдә бушлай катнаша ала
Татарстан экспортерларын 2026 елның 14-16 маенда Казанда узачак “Russia Islamic World Cooperation Expo” Халыкара күргәзмәсендә катнашырга чакыралар.
Казанда яшь эшмәкәрләр өчен үсеш стратегияләре турында түгәрәк өстәл узачак
Беренче апрельдә Казан Эшмәкәрләр йортында “Гранттан тотрыклы бизнеска: яшь эшмәкәрләр өчен үсеш стратегияләре” темасына түгәрәк өстәл узачак.
30
март, 2026 ел
“Гадел билге” маркировкасы системасында Татарстан эшмәкәрләре саны 40% ка диярлек арткан
2025 ел нәтиҗәләре буенча "Гадел билге” товарларны цифрлы маркировкалау дәүләт системасында Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны 5800 тирәсе тәшкил итте. Системаның матбугат хезмәте мәгълүматы буенча бу алдагы елның шул ук чоры күрсәткеченнән 37,6% ка югарырак.
27
март, 2026 ел
Җитештерү бизнесы продукциясен сату базарларын киңәйтү өчен, “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 2 апрельдә “Казан Экспо” ХКҮдә (2 нче павильон) ягулык-энергетика комплексы белән тәэмин итүчеләр көне узачак.
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эш төркеме утырышы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз