Максаты керем алу булмаган фонд һәм ассоциацияләрнең эшчәнлегенә төп ярдәм булып, әлбәттә, төрле грантлар тора. Ел саен мондый оешмалар Россия Президенты, Татарстан Икътисад министрлыгы, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы игълан иткән бәйгеләрдә катнашып, үз проектларына акча юнәтергә тырыша.
Быел Россия Президенты грантларын отучылар билгеле инде. Бәйгедә җиңүчеләр арасында Татарстанннан 18 социаль эшчәнлек алып баручы оешма бар. Федераль бюджеттан аларга 26 миллион сум акча биреләчәк.