2014 елдан Татарстан Республикасы бюджетын дәүләт программаларын күздә тотып формалаштыруга күчүгә бәйле МП ИАДС үзгәртелә

2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе
2013 елның 5 сентябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2014 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы бюджетын дәүләт программаларын күздә тотып формалаштыруга күчүгә бәйле Максатчан программалар белән идарә итүнең автоматлаштырылган дәүләт системасын (МП ИАДС) эшләп бетерү буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы һәм «БАРС Груп» ЯАҖ вәкилләре катнашты. Очрашу вакытында МП ИАДСның эш йомгаклары һәм аны эшләп бетерү буенча каралган чаралар тикшерелде. Аерым алганда, МП ИАДСның республика дәүләт хакимияте органнарының ведомствоара электрон документ әйләнешенең бердәм системасы белән, шулай ук төрле чараларны күз уңында тоткан дәүләт программаларын тормышка ашыруга фактик лимитлар турында мәгълүматны кую өлешендә АЦК-Финанс системасы белән интеграция механизмы каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International