Татарстанның 400дән артык үзмәшгуле быел илкүләм проект ярминкәләрендә катнашты

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Быел «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 11 ярминкә чарасы уздырылды. Анда 432 үзмәшгуль катнашкан. Республика көненә иң зур ярминкәгә 120 үзмәшгуль кеше җыелган, аларның кереме 3 млн.сумнан артып киткән. 

Бүген «Минем бизнес» үзәге ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә 25-27 октябрьдә «Южный» сәүдә-күңел ачу үзәгендә «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча узачак ярминкәдә үзмәшгульләрдән бушлай сәүдә урыннарына гаризалар кабул итә.  

Республика осталары үз продукцияләрен җиһазландырылган сәүдә урыннарында тәкъдим итә һәм сата алачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда үзмәшгульләр продукциясе ярминкәләре даими нигездә уза. «Минем бизнес» үзәге гражданнарның югары трафигы булган урыннарда яки масштаблы шәһәр вакыйгалары кысаларында сәүдә нокталары оештыра. Соңгы ярминкә Мега сәүдә үзәгендә узды.

Элегрәк республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов быелның 1 сентябренә Татарстанда 358 меңгә якын үзмәшгуль теркәлгән, дип хәбәр итте. ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов   тарафыннан юллама кысаларында үзмәшгульләрнең икътисадый активлыгын тәэмин итү һәм аларның киләчәктә бизнесның башка категорияләренә күчүенә ярдәм итү бурычы куелды.

Әлеге максатлар өчен республиканың эшкуарлыкны үстерү институтлары һөнәри керемгә салым түләүчеләр өчен чаралар комплексын гамәлгә ашыра. Бу финанс ярдәме чаралары – микрозаймнар, поручительлекләр, шулай ук продукцияне маркетплейсларда, социаль челтәрләрдә алга этәрү, проектларны үстерү һәм масштаблаштыру буенча укыту программалары һәм башкалар. 

Ярминкәдә катнашу өчен гаризаны МСП.РФ цифрлы платформасында калдырырга мөмкин.

Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә узачак.

Ярминкәләрдә катнашу мәсьәләләре буенча консультацияне «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия телефоны буенча алырга мөмкин: +7(843)524-90-90.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International