Практикум кысаларында Россия Федерациясенең 4 субъектыннан — Татарстан Республикасыннан, Башкортстан Республикасыннан, Дагыстан Республикасыннан һәм Чечен Республикасыннан экспертлар һәм базар уенчылары 2023 елның 1 сентябрендә старт алган партнерлык финанслары турындагы экспериментны үстерү буенча актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Чарада катнашучылар тәҗрибә белән уртаклаштылар, индустрия тарый торган актуаль проблемаларны билгеләделәр, шулай ук аның киләчәк үсеше өчен перспективаларны күрсәттеләр.
«Татарстан Республикасында партнерлык (ислам) финанслары өлкәсендә эш инде 15 елдан артык алып барыла, аерым проектларны гамәлгә ашыруда уңышлы тәҗрибә тупланган. Партнерлык финанслары буенча эксперимент үткәрү турында Федераль закон кабул итү бу базарда активлыкны сизелерлек арттырды. Эксперимент нәтиҗәләре безнең уртак координацияләнгән эшчәнлегебезнең нәтиҗәлелегенә бәйле, барлык регионнар – экспериментта катнашучылар туплаган тәҗрибәдән файдаланып, бу юнәлештә көчләрне берләштерү мөһим», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.