Татарстанлылар үз эшләрен ачу өчен 350 мең сумга кадәр субсидия алырга мөмкин

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

28-31 октябрьдә «Минем бизнес» үзәге социаль контракт алучылар өчен онлайн-укыту уздырачак. Социаль контрактлар нигезендә 350 мең сумга кадәр дәүләт ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында бирелә.

Татарстанда эш башлаучы эшкуарларга ярдәм итү коралы кертелде. Татарстан халкы шәхси эшкуарлык эшчәнлеген яки үзмәшгуль сыйфатында эшчәнлекне гамәлгә ашыруга социаль контракт төзи ала. Социаль контракт төзегәндә дәүләттән 350 мең сумга кадәр грант алырга мөмкин.

Ярдәм алу өчен мәҗбүри шарт буларак бизнес-план төзергә кирәк, программада катнашучыларны «Минем бизнес» үзәгендә «Эшкуар әлифбасы» дигән бушлай онлайн-курсында өйрәтәчәкләр. Шулай ук Үзәк белгечләре катнашучыларны эшкуарлык эшчәнлеге нигезләренә һәм башка файдалы бизнес-күнекмәләргә дә өйрәтәчәкләр. 

Укулар ай саен уза, 28 октябрьдә аның тугызынчы агымы башлана. 2024 елда республиканың 200 артык гражданины белем бирү чаралары белән колачланды.

Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме  РФ Президенты  Владимир Путин инициативасы белән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International