2024 елның 2 октябрендә ТР Дәүләт Советында «2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы проекты буенча парламент тыңлаулары узды.
ТР Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасының 2025-2027 елларга социаль-икътисади үсеш фаразлары буенча доклад белән чыгыш ясады, алар Татарстан Республикасы бюджеты проектын формалаштырганда икътисадый нигез булып тора.
«Фараз икътисадый үсешнең тышкы һәм эчке факторларын, ил үсешенең илкүләм максатларын һәм Юллама кысаларында республика Рәисе куйган бурычларны гамәлгә ашыруны тәэмин итүне исәпкә алып формалаштырылган.
Моңарчы күрелмәгән санкцияләр һәм гамәлдәге чикләүләр шартларында республика предприятиеләре һәм оешмалары үз производстволарын үстерүне дәвам итеп, югары инвестиция активлыгын саклыйлар, логистиканы һәм сату базарларын үзгәртеп коралар, импортны алыштыру проектларын гамәлгә ашыралар.
Республиканың оператив штабы социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү һәм икътисадны үстерү, аларның ярдәм чараларында катнашуы буенча предприятиеләр белән координацияләнгән эш оештырды», – дип ассызыклады Мидхәт Шаһиәхмәтов.
2025 елда тулай төбәк продукты узган елга карата чагыштырма бәяләрдә 102,9% дәрәҗәсендә фаразлана, 2026 елда – 102,6%, 2027 елда – 102,7%.
Предприятиеләрнең планнарын гамәлгә ашыруны исәпкә алып, сәнәгать җитештерүе индексы 2025 елда – 103,1%, 2026 елда – 102,3%, 2027 елда 102,5% дәрәҗәсендә фаразлана.
2025 елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, фаразларга караганда, агымдагы ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 100,8% тәшкил итәчәк. 2026-2027 елларда авыл хуҗалыгы продукциясенең үсеш темплары тармак дәүләт программасы нигезендә 101,3% дәрәҗәсендә каралган.
Фаразланган чорда кулланучылар активлыгын арттыру планлаштырыла. Ваклап сату әйләнеше 103,1-103,6% дәрәҗәсендә фаразлана.
Төзелеш эшләре күләме, торак, сәнәгать һәм инфраструктура төзелешендә планлаштырылган күләмнәрне исәпкә алып, 102,0-104,0% дәрәҗәсендә фаразлана. Торак төзелешендә фараз 2025-2027 елларда 9,4 млн. кв.метр торакны файдалануга тапшыруны күздә тота.
Инвестиция проектларын гамәлгә ашыру социаль-икътисадый үсеш фаразын тәэмин итүнең төп факторларының берсе булып тора. 2025-2027 елларда республика икътисадына һәм социаль өлкәсенә төп капиталга 4,9 трлн.сум күләмендә инвестицияләр җәлеп итү планлаштырыла.