Татарстан Республикасы бизнес өчен инвестиция тәкъдимнәрен формалаштыру буенча сынау регионнары санына керде

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы һәм илнең тагын 35 төбәге бизнес өчен инвестиция тәкъдимнәрен формалаштыру буенча сыналу төбәгенә әверелде. Бу РФ субъектларының билгеле бер локациядә конкрет типтагы производство булдыруга соравы. Соңыннан инвестиция тәкъдимнәре Россиянең инвестиция картасына урнаштырылачак һәм теләсә кайсы эшкуар проектны гамәлгә ашыруга керешә алачак.

«Инвестиция тәкъдимнәрен формалаштыру актив инвестиция сәясәте һәм регионнарның пространство өстенлекләрен гамәлгә ашыру өчен кирәк. Бу практиканы Үзәк федераль округ субъектлары актив куллана. Инвестиция тәкъдимнәренең беренче пакетын без ел ахырына әзерләргә планлаштырабыз. 2025 елдан барлык төбәкләр дә инвестицияләр кертүгә керешәчәк», –  дип хәбәр итте Россия икътисадый үсеш министры урынбасары Морат Керефов.

Базарның регионнар өчен өстенлекле сегментларында инвестпроектны гамәлгә ашыруның беренчел шартлары, инфраструктура һәм ресурслар белән тәэмин итү, мөмкин булган ярдәм чаралары турында эшкәртелгән документлар булачак. Моның өчен методик тәкъдимнәр Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан НААИР һәм эшлекле берләшмәләр белән берлектә эшләнгән.

Инвестиция тәкъдимнәрен формалаштыру – региональ инвестиция стандартын үстерүнең яңа этабының бер өлеше. Ул «Үтәли инвестиция агымы» проекты кысаларында инвесторның клиент юлын кыскарту һәм бизнестан кире элемтә җыю системасын кертүне үз эченә ала. Сентябрь уртасында механизм «Дәүләт хезмәтләре» порталында эшли башлады. Хәзер анда консультация алырга яки бизнеска ярдәм итү, кадрлар, табигать ресурсларыннан файдалану, инженерлык челтәрләренә, автомобиль юлларына тоташтыру белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International