ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

«Минем бизнес», «Сколково» үзәге ( ВЭБ.РФ төркеме) һәм Сколково ачык университеты уртак программасы Казанда 2-5 сентябрьдә «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк мәйданчыгында узачак.


31
июль, 2024 ел
чәршәмбе

«Минем бизнес» үзәге Татарстан эшкуарларыннан үз хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүнең кирәкле юнәлешләре турында кире элемтә җыя. Алынган мәгълүматларны анализлау нәтиҗәсе «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында өстәмә һөнәри белем бирүнең түләүсез программаларын эшләү булачак.

Махсус салым режимы гамәлдә булган биш ел эчендә Татарстанда үзмәшгульләр сыйфатында 342 меңнән артык гражданин теркәлгән. Бу вакыт эчендә үзмәшгульләр 83 млн чек формалаштырган һәм республика казнасына 6,8 млрд салым түләгән. 


30
июль, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының «Минем бизнес» үзәгендә хәзер нибары 2 документ буенча ШЭ яисә ҖЧҖ ачарга мөмкин. Үзәк белгечләре эшкуарлык эшчәнлеген башлау өчен консультация һәм барлык кирәкле процедуралар үткәрәчәк. 


29
июль, 2024 ел
дүшәмбе

МСП.РФ  порталында Эшкуар календаре августның мөһим даталарын үткәреп җибәрмәскә ярдәм итәчәк. 

«Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Маркетплейсларда эшләү буенча квалификация күтәрү» бушлай хезмәтенә гаризалар кабул итүне дәвам итә. Хезмәт күрсәтү бизнеска сатуның электрон каналларын үзләштерергә һәм табышны арттырырга мөмкинлек бирә.


26
июль, 2024 ел
җомга

22 июльдә Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә (КФУ) Татарстан Республикасының төбәк һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен «Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге» профиле буенча квалификация күтәрү программасы үткәрелде.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, республика норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү буенча Экспертлар советы составына кертү өчен, экспертлар сайлап ала.

Бу хакта Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлова сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан эшкуарлары «Мобиль инспектор» махсус кушымтасы ярдәмендә дистанцион рәвештә тикшерүләр уза ала.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстанда партнерлык финанслары өлкәсендәге нәтиҗәләргә багышланган матбугат конференциясе узды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы партнерлык финанславы буенча бүлекчә җитәкчесе Руслан Хәлиуллин партнерлык финанслары буенча эксперимент турында Федераль закон кабул ителгәннән соң килешүләр саны 2 мәртәбә артты, дип сөйләде. 2024 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда шәригать нормалары буенча 1225 банк килешүе төзелгән — аларның күләме 2,8 миллиард сум тәшкил иткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International