Безнең республика эшкуарлары шәригать нормалары нигезендә компанияне үстерүгә Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге рәвешендә гарантия ярдәменнән файдалана ала.
Партнерлык финанслары проектларын гамәлгә ашыру буенча экспериментта катнашучы пилот регионнарның региональ гарантия оешмалары арасында Татарстан Республикасы Гарантия фонды партнерлык финанслары буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру максатларында махсус җайга салуны билгеләү буенча экспериментта катнашучылар реестрына беренче булып кертелде.
Шәригать нормалары нигезендә эшчәнлек алып баручы эшкуарларга ярдәм итү өчен, Татарстан Республикасы Гарантия фонды, Россия ислам университеты белән берлектә, беренче булып ислам хокукы кануннарына туры килә торган һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте голамәләр шурасы тарафыннан хупланган уникаль «Даман» ислам продуктын эшләде.
«Даман» ислам продукты кысаларында Татарстан Республикасының 21 эшкуары «Даман» ислам продукты буенча Татарстан Республикасы Гарантия фондының 34,95 млн сумлык ярдәменнән файдаланган инде. Бу аларга шәригать нормалары нигезендә 88,8 млн сум җәлеп итәргә мөмкинлек биргән.
Бирелгән поручительлек Татарстан бизнесына компания һәм производствоны үстерү өчен җиһазлар, автомобиль, махсус техника һәм товар сатып алуда ярдәм итә.
Мисал өчен, Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге ярдәмендә сәнәгать паркы резидентларының җитештерү объектларын төзү буенча оешма сәнәгать паркы территориясендә төзелеш алып бару өчен кирәкле металл конструкцияләр сатып алу өчен ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондыннан 3 млн сум күләмендә ярдәм ала алды.
Татарстан Республикасының «Даман» ислам финанс продукты буенча Гарантия фонды бирә ала торган поручительлекнең максималь суммасы 50 млн сум тәшкил итә, ә поручительлек күләме – йөкләмә суммасының 50% кадәр.
☎️ Җентекле консультацияне телефоннар буенча алырга мөмкин: +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18, шулай ук Фондка түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итеп: Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 йорт.