2024 елның 31 октябрендә ТР ССП мәйданчыгында «Татарстан бизнес-бергәлекләре һәм сәүдә-сәнәгать палаталары: ресурсларны берләштергәндә яңа мөмкинлекләр һәм перспективалар» темасына түгәрәк өстәл узды.
Чарада Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан министрның беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова катнашты. Спикер «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде.
«Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә зур игътибар бирелә һәм федераль бюджеттан да, республика бюджетыннан да шактый финанслар бүлеп бирелә. Тулаем алганда бизнеска ярдәм итү программаларының киң комплексы гамәлгә ашырыла, шулай ук тармак юнәлешләре буенча да», - дип билгеләде Наталья Кондратова.
Түгәрәк өстәл актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу, нәтиҗәле чишелешләр эзләү һәм тәҗрибә уртаклашу өчен мөһим платформага әверелде. Предприятиеләрнең, ассоциацияләрнең һәм дәүләт хакимияте органнарының көчләрен берләштерү инновацион үсеш өчен яңа офыклар ача.