Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми делегация составында Манамада Ислам банкингы һәм финанслары буенча 19 нчы еллык конференциядә катнашты.
Манамага (Бәхрәйн) эш сәфәре кысаларында Мидхәт Шаһиәхмәтов конференцияне ачу тантанасында, Россия Банкының AAOIFI* (Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оешмасы) әгъзалыгына керүе турындагы килешүгә кул куюда, шулай ук AAOIFI Попечительлек советы рәисе шәех Ибраһим бин Хәлифә Әл Хәлифә белән очрашуда катнашты һәм конференциянең күргәзмә экспозициясендә булды.
Визит барышында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә ислам финанслары өлкәсендә халыкара партнерлар белән аерым очрашулар оештырды. Алар арасында – AAOIFI җитәкчелеге, Бахрейн банк эше һәм финанс институты, Бахрейн банклары ассоциациясе җитәкчелеге һәм илнең иң эре банклары вәкилләре, Халыкара ислам рейтинг агентлыгы (ислам финанс продуктларын рейтинглау белән шөгыльләнүче оешма), шулай ук ислам финанс базары буенча халыкара оешма (IIFM) белән очрашулар.
Әлеге очрашуларда хезмәттәшлек перспективалары, шул исәптән халыкара тәҗрибә кертү, уртак проектларны гамәлгә ашыру, Россия базары өчен ислам финанс продуктларын стандартлаштыру, шулай ук белем бирү программаларын үткәрү турында һәм башка актуаль мәсьәләләр каралды.
* AAOIFI ислам финанс институтларына һәм ислам финанс индустриясе үсешенә ярдәм итүче әйдәп баручы халыкара оешмаларның берсе.