Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гүзәл Насыйбуллина «Россия 24» телеканалында «Интервью» программасында катнашты һәм эшкуарларны тикшерүгә мораторий кысаларында дәүләт контролен гамәлгә ашырганда бизнеска ярдәм итү мәсьәләләрен җиткерде.
Икътисад министрлыгында Липецк өлкәсенең Икътисадый үсеш идарәсе вәкилләре белән региональ дәрәҗәдә җайлау йогынтысын бәяләүне оештыру тәҗрибәсе белән алмашуга багышланган видеоконференция форматында киңәшмә узды.
Татарстанда 24 августта 500 мең сумга кадәр грантларга гаризалар кабул итү башлана. Социаль эшкуарларга финанс ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.
ТР Икътисад министрлыгы КУЭ илкүләм проекты кысаларында Республика көнендә үзмәшгульләргә Фәннәр академиясе янындагы мәйданда Бауманның үзәк Казан урамында бушлай сәүдә урыннары бирәчәк, ул традицион рәвештә бәйрәм көннәрендә Татарстанда яшәүчеләрне һәм кунакларны җәлеп итү үзәгенә әверелә.
Татарстанның ике кече һәм урта бизнес вәкиле «Ел экспортеры» Бөтенроссия премиясе йомгаклары буенча Идел буе федераль округының (ИФО) иң яхшы экспортерлары исемлегенә керде.
«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча Эшкуар йортында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге ярдәме белән яшь бизнесменнар клубының беренче очрашуы узды. Мәйданчык бизнес белән шөгыльләнергә әзер актив яшьләрне, үзләренең кечкенә эшләрен ачканнарны, шулай ук тәҗрибәле эре эшкуарларны берләштерә.
«Кече һәм урта эшкуарлык» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектлары кысаларында Татарстан компанияләренең экспорт потенциалын үстерү өчен Экспортка ярдәм итү үзәге Россия Федерациясе территориясе буенча халыкара базарларга товарлар ташу бәясенең 80% ка кадәр өлешен финанслашу буенча хезмәт күрсәтә башлады.
2023 ел башыннан Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкка инвестицион кредит бирү күләме 6,2 миллиард сумга җитте. Республика әлеге күрсәткеч буенча Россиядә беренче урында тора. Мондый мәгълүматларны бүген Россия Икътисадый үсеш министрлыгында китерделәр.
Татарстан эшкуарлары «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында экспресс-анализ узып, үз бизнесларын гарантияле ярдәм алу мөмкинлегенә мөстәкыйль рәвештә тикшерә ала.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм «Нәтиҗәле регион» сынау проектын гамәлгә ашыру буенча координация советының уртак утырышы узды, анда Татарстан Республикасының «Үтәли инвестиция агымы» проектында катнашуы һәм республиканың инвестиция климаты торышының илкүләм рейтингтагы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Проект кысаларында алып барылган эшләр турында ТР Икътисад министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Төзелеш министрлыгы, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ТР ИҮА җитәкчеләре сөйләде.