ТР Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре Мидхәт Шаһиәхмәтовны туган көне белән котладылар

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

Хөрмәтле Мидхәт Рәфкатович! Сезне туган көнегез белән котлыйбыз! 

Җитәкчебез һәм остазыбыз булуыгыз белән безгә бәхет елмайды! Максатчанлык һәм кешеләр турында эчкерсез кайгыртуыгыз –  Сездә булган бу әйберләрне кадерлибез. Без Сезне тәҗрибәле, зирәк һәм җаваплы җитәкче, күпкырлы белемгә ия, акыллы һәм конструктив карарлар кабул итә белүче буларак беләбез. Бүген без Сезгә сизгер җитәкчелек, ихласлык, аңлау һәм ярдәмчел булуыгыз өчен «рәхмәт» әйтергә телибез. Сезнең тәҗрибәгез Министрлыгыбызның чәчәк атуына китерә торган дөрес карарлар кабул итәргә ярдәм итсен. 

Туганнарыгыз һәм якыннарыгыз арасында бәхетле һәм сөекле булыгыз. Сезнең һәр көнегез күңелле вакыйгаларга бай булсын, ә бетмәс-төкәнмәс энергиягез һәм игелегегез яшь кадрларның киләчәк буыны өчен лаеклы үрнәк булсын!

Хөрмәт белән, ТР Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International