Икътисад министрлыгы өстәмә гавами консультацияләр турында игълан итә

2024 елның 2 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Татарстан Республикасында автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар һәм багаж ташу маршрутлары буенча йөргәндә юл йөрү, багаж ташу өчен түләүне раслауны тикшерүне гамәлгә ашыруга бәйле аерым мәсьәләләрне хокукый җайга салу турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проекты буенча өстәмә гавами консультацияләр уздыру турында хәбәр итә.

Тәкъдимнәрне 2024 елның 18 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайга салу йогынтысын бәяләү һәм конкуренцияне үстерү бүлегенә электрон адреска җибәрүегезне сорыйбыз:

Natalya.Tolcheeva@tatar.ru.

Материаллар сылтама буенча урнаштырылган: https://mert.tatarstan.ru/publichnie-konsultatsii.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International