МХО хезмәткәрләре белән Татарстан компанияләре 53 млн.сум финанс ярдәме алды

2024 елның 1 ноябре, җомга

Татарстанда хезмәткәрләре махсус операциядә катнашкан эшкуарлар 53 млн сум ташламалы дәүләт финанс ярдәме алды. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча ярдәмнән Татарстанның 12 компаниясе файдаланган.

Ярдәмгә шулай ук МХО әйләнеп кайткан шәхси эшкуарлар да дәгъва итә ала.

Махсус эшләнгән «МХО ярдәм» комплекслы ташламалы продукты ярдәмендә махсус хәрби операциядә (МХО) катнашу өчен контракт буенча хәрби хезмәткә бер яки берничә хезмәткәрне җибәргән Татарстан предприятиеләре компания яисә производствоны үстерүгә ташламалы шартларда микрозайм һәм поручительлек рәвешендә финанс һәм гарантия ярдәменнән файдалана алалар.

Алучылар арасында тара, торбаүткәргеч конструкцияләр җитештерүчеләр, шулай ук сак бизнесында, йөк ташуда, инженерлык коммуникацияләре төзелешендә эшчәнлек алып баручы эшкуарлар һәм башкалар бар. 

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча 300 меңнән 5 млн сумга кадәр ярдәмне теләсә нинди эшкуарлык ихтыяҗлары өчен 3 айдан 3 елга кадәр срокка алырга мөмкин. 

«РФ Үзәк банкының төп ставкасы артуга карамастан, «МХО ярдәм» продукты буенча ставка минималь дәрәҗәдә елына 1% кала. Моннан тыш, түләүләрне ярты елга кичектерергә мөмкин. Шулай ук займны еллык 0,1% максималь киметелгән ставка буенча дәүләт поручительлеге белән тәэмин итү мөмкин», – дип билгеләде Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова. 

Шулай ук Татарстан Республикасы Гарантия фондында поручительлекнең максималь суммасын 3 млн сумнан 25 млн сумга кадәр арттырдылар, шул ук вакытта бүләкләү буенча ставка поручительлек суммасының еллык 0,1% өлешен тәшкил итә.

Программа шартлары буенча, эшкуарның контракт буенча хәрби хезмәткә заемга гариза бирү вакытына бер яки берничә хезмәткәре киткән булырга тиеш. Хезмәткәрләрнең махсус операциягә китү вакыты әһәмиятле түгел – ярдәмгә МХО ташламалы программаны гамәлгә ашырганчы яки гамәлгә ашырган вакытта киткән хезмәткәрләре булган компанияләр дәгъва итә ала. 

Ярдәмгә гаризаны «МСП.РФ» порталында онлайн бирергә мөмкин. Анда ук кирәкле документлар пакеты белән дә танышырга була. 

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында бизнеска һәм үзмәшгульләргә дәүләт ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы ярдәм институтлары тарафыннан гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International