үген Калининградта Россия Икътисадый үсеш министрлыгы оештырган 2024 елгы Бөтенроссия контроль органнары форумы уза. Форумда регионнарның контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендәге эш нәтиҗәләре игълан ителде. Татарстан «Инспектор» мобиль кушымтасын кулланып контроль-күзәтчелек чараларын уздыру буенча лидер булды, шулай ук профилактик визитлар йомгаклары буенча эшкуарлардан алынган бәяләмәләр саны буенча регионнар рейтингында икенче урынны алды.
Быел форумның көн тәртибенә контроль эшчәнлеген үстерүнең актуаль мәсьәләләре кертелгән иде, атап әйткәндә: контрольне цифрлаштыру, хәвеф-хәтәргә юнәлтелгән алымны кертү практикасы, судка кадәр шикаять бирү системасы. Бизнестан һәм электрон сервислардан кире элемтәнең нәтиҗәлелегенә аерым игътибар бирелде. Татарстанның бу юнәлештәге эше форум чараларында билгеләп үтелде.
Республика «Инспектор» мобиль кушымтасын кулланып үткәрелгән контроль-күзәтчелек чаралары саны буенча лидер булды. Татарстанның уңышлары кушымтага багышланган стратегик сессиядә яңгырады, анда ТР икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлова доклад белән чыгыш ясады. Үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, 2024 елда «Инспектор» МП аша республикада 300дән артык тикшерү, 290 профилактик визит һәм 100 консультация үткәрелгән, бу барлык профилактик чараларның гомуми саныннан 16% тәшкил итә һәм Татарстанны ил буенча абсолют лидерлыкка чыгарган.
Республика артыннан Свердловск өлкәсе бара, анда кушымтаны кулланып 85 контроль чара һәм ХМАО 55 дистанцион чара уздырган.
Гөлназ Исмәгыйлова , кушымтаны кулланып тикшерүләр форматы контроль-күзәтчелек органнарына кирәкле чараларны объектларга чыкмыйча гына үткәрергә мөмкинлек бирә һәм контролерларның да, бизнесның да вакытын экономияли, дип сөйләде. Шулай ук кушымта чыгарылган карарларга шикаять белдерү өчен язмаларны биш ел дәвамында сакларга мөмкин. Республика бизнесы эшнең мондый форматын уңай бәяли.
Шулай ук Татарстан профилактик визитлар йомгаклары буенча эшкуарлардан алынган бәяләмәләр саны буенча икенче урынны алды. 2024 елда республика эшкуарлары 381 бәяләмә калдырган, аларның күпчелеге уңай. Бары тик 1 бәяләмә генә нейтраль һәм 1 тискәре, аларның нәтиҗәләре буенча тикшерүче инспекторлар белән эш башкарылган.
Бу юнәлештә республика эшкуарлары 500 бәяләмә калдырган Мәскәүгә оттырган. Лидерлар өчлеген 330 бәяләмә белән Санкт-Петербург йомгаклый.
Исегезгә төшерәбез, планлы тикшерүләрне гамәлдән чыгарганнан соң, бизнесның имин эшләвенең төп коралы профилактик визитлар булды. Визитның төп максаты – эшкуар эшчәнлегенә куела торган барлык таләпләрне һәм хокук бозулар турындагы мәгълүматны җиткерү. Фикерне Бердәм порталда калдырырга һәм профилактик визитның сыйфатын бәяләргә мөмкин.