Эшкуарларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозуга юл куймау, шулай ук бизнес юлыккан проблемалар турында кире элемтә алу максатларында КУЭ корпорациясе тарафыннан МСП.РФ цифрлы платформасында «360°» сервисы эшләтеп җибәрелде.
«Камасталь» компаниясе, дәүләт ярдәме чараларын кулланып, корычны цинклау һәм прокатлауны оештыруны үз эченә алган производствоны киңәйтүне планлаштыра. Яңа инвестицияләрнең гомуми күләме 4,1 млрд сумга бәяләнә, 150дән артык яңа эш урыны булдырылачак.
Хисап сессиясендә ТР вице-премьеры – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Эш сәфәре кысаларында ул районның социаль объектларында һәм предприятиеләрендә, шул исәптән Ютазы авылындагы мобиль тернәкләндерү үзәгендә, «Ансель Вафауллин» КФХ, «ТАПАРТ» МИЗ ҖЧҖ, «Урыссу» сәнәгать паркы резидентларында, 1 нче Урыссу балалар бакчасында һәм «Электросоединитель» АҖ булды.
Дәүләт ярдәме алуга гаризаны эшкуарлар «Минем экспорт» цифрлы платформасында бирә ала. Ярдәмнән үз товарларын дустанә илләрнең халыкара базарларына һәм Россия Федерациясе территориясенә экспортлый торган Татарстан эшкуарлары файдалана ала.
Яшь эшкуарлар өчен «Создай НАШЕ» конкурсына теркәлү 10 мартка кадәр озайтылды. Татарстан федераль конкурска 1 млн.сумлык грант ярдәме белән кергән гаризалар саны буенча илнең ТОП-2 төбәгенә керде.
Бүген Менделеевскида Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашында Менделеевск районы советының йомгаклау утырышы узды.
Март беренче кварталын тәмамлый һәм бу, гадәттәгечә, бизнес өчен хисап ае. Язның беренче аенда эшкуарлар декларация тапшыралар һәм узган ел өчен түләүләр кертәләр. Моннан тыш, мартта оешмалар бухгалтерлык хисабын да тапшыра. КУЭ корпорациясеннән Эшкуар календаре мөһим даталарны онытмаска һәм үткәреп җибәрмәскә ярдәм итәчәк.
Татарстан Республикасында контроль-күзәтчелек чараларының гомуми саныннан 20% өлеше дистанцион рәвештә, «Инспектор» мобиль кушымтасы аша башкарыла.
2024 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Республика норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү: максатлар һәм бурычлар, үткәрү тәртибе, иң яхшы тәҗрибәләр мисаллары. Мәҗбүри таләпләрне куллануны бәяләү» темасына укыту семинарын уздырды.
Бүген Казанда 21 нче мәктәптә социаль эшкуарлыкны үстерүгә багышланган конференция узды. Чараны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, Казан шәһәре мэриясе, хәйриячелекне үстерүгә ярдәм итүче һәм халыкка социаль хезмәтләр күрсәтүче «Добрая Казан» коммерциягә карамаган автоном оешмасы ярдәмендә Сбербанк ГАҖ оештырды.