Яшь эшкуарлар өчен «Создай НАШЕ» конкурсына теркәлү 10 мартка кадәр озайтылды. Татарстан федераль конкурска 1 млн.сумлык грант ярдәме белән кергән гаризалар саны буенча илнең ТОП-2 төбәгенә керде.
Татарстанның яшь эшкуарларыннан 261 гариза килгән, бу конкурска кергән проектлар күләме буенча республиканы ил төбәкләре арасында 2 нче урынга чыгара. Алда – Мәскәү (284 заявка), өченче урында – Санкт-Петербург (171 заявка).
Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА), КУЭ корпорациясе һәм «Яшьләр эшкуарлык инициативасы» фонды, катнашучылардан күп санлы сорауларга бәйле рәвештә, 2025 елның 10 мартына кадәр «Создай НАШЕ» яшьләр эшкуарларның федераль конкурсында катнашуга гаризалар кабул итүне озайтты. Гаризаны 14 яшьтән 28 яшькә кадәрге эшкуарлар МСП.РФ цифрлы платформасында бирә ала.
Конкурс нәтиҗәләре буенча экспертлар 30 җиңүчене билгеләячәк, алар КУЭ корпорациясеннән 1 млн.сум һәм махсус акселерация программасында катнашу хокукын алачак.
«МСП.РФ аша «Создай НАШЕ» конкурсына инде 5 мең гариза бирелгән, һәм динамика саклана. Теләк белдерүчеләрнең күплеге һәм бик еш мөрәҗәгатьләр керүе сәбәпле, без гаризалар кабул итү вакытын тагын бер атнага озайтырга булдык. Шулай ук быел конкурсның партнерлары булып икътисадның төрле өлкәләреннән – финанс, сәнәгать, ИТ, туризм, электрон сәүдәдән эре компанияләр чыгыш ясаячак. Үзләренең махсус минацияләре кысаларында алар бизнес-идеяләрне акселерацияләү мөмкинлеге биреп, конкурста катнашучылар проектларына өстәмә ярдәм күрсәтәчәкләр», – дип белдерде КУЭ корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич.
«Создай НАШЕ» яшьләр эшкуарлыгының федераль конкурсы – Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА), КУЭ корпорациясе һәм «Яшьләр эшкуарлыгы инициативасы» фондының уртак проекты. Проект яшьләр эшкуарлыгына һәм үз идеяләрен тормышка ашырырга һәм илнең икътисадый үсешенә өлеш кертергә әзер булган яшьләрнең инициативаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.