Дәүләт ярдәме алуга гаризаны эшкуарлар «Минем экспорт» цифрлы платформасында бирә ала. Ярдәмнән үз товарларын дустанә илләрнең халыкара базарларына һәм Россия Федерациясе территориясенә экспортлый торган Татарстан эшкуарлары файдалана ала.
28 февральдә 9:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән) сәнәгать продукциясен транспортлауга экспортерларның чыгымнарын компенсацияләүгә гаризалар кабул итү башлана.
Сәнәгать продукциясен транспортлауга чыгымнарны компенсацияләү программасын гамәлгә ашыруга 5,9 млрд.сум юнәлдереләчәк. Югары технологияле экспортка ярдәм өстенлекле булып тора.
Быел дәүләт ярдәме күрсәтү, экспорт китертүләрне арттыру буенча компанияләр белдергән нәтиҗәлелек күрсәткечләреннән чыгып, конкурс нәтиҗәләре буенча гамәлгә ашырылачак.
Бизнес, дустанә булмаган илләрдән тыш, сәнәгать продукциясен чит илләргә ташуга киткән чыгымнарның 60% ка кадәрен компенсацияли алачак. Себер һәм Ерак Көнчыгыш федераль округларыннан урман сәнәгате комплексы продукциясен китерүче компанияләр чыгымнарның 30% ка кадәрен компенсацияли алачак.
Бер компаниягә компенсациянең иң чик күләме 200 млн.сум тәшкил итәчәк.
Программаның нечкәлекләрен белергә һәм гариза бирү процессын тикшерүне РЭҮ сайтында «Дәүләт ярдәме. Сәнәгать товарларын транспортировкалау» битендә карарга мөмкин