ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Республика Рәисенең йөкләмәсе буенча Татарстанда эшкуарлык климатын яхшырту буенча План эшләнә. Бизнес ихтыяҗларын ачыклау һәм план чараларын формалаштыру өчен бизнесның кире элемтәсе нигезендә ТР Икътисад министрлыгы эшкуарлыкның актуаль мәсьәләләрен өйрәнү өчен сораштыру үткәрә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары –Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова белдерде.


27
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Кече һәм урта җитештерү бизнесы субъектлары продукциясен сату базарларын киңәйтү өчен, ТР Икътисад министрлыгы «КУЭ корпорациясе» АҖ һәм «ЦКР ИННОКАМ» АКО белән берлектә 6 октябрьдә Төзелеш сәүдә челтәрләрен тәэмин итүче көнен үткәрәчәк.


26
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

«Минем бизнес» үзәгендә «Эшкуар әни» федераль программасында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. Төп бүләккә Анна Жукова лаек булды. Ул Лаеш районының Столбище авылында «Помогатор» балалар клубының бизнес-проектын тәкъдим итте һәм 100 мең сум күләмендә грант алды. Программа Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырылды.


25
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында 30 сентябрьдә 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр  «Экспортерлар өчен логистика» темасына турыдан-туры семинар  узачак. Уку «Россия экспорт үзәге» АҖ «Экспорт мәктәбе» ӨҺБ АКО программасы буенча «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында бушлай үткәрелә. Спикер сыйфатында Россия Экспорт үзәгенең Экспорт мәктәбе федераль тренеры Лилия Аракелова чыгыш ясаячак.

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гүзәл Насыйбуллина һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина «Россия 24» телеканалында «Интервью» программасында катнаштылар һәм «Мәгариф» илкүләм проекты ярдәмендә өстәмә белем алу мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында Татарстан муниципаль районнары халкы өчен электрон сәүдә мәйданчыкларына чыгуга багышланган бушлай укыту мастер-класслары циклы узачак. Укытуны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге оештырды. 


23
сентябрь, 2023 ел
шимбә

25 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Валютаны көйләү һәм валюта контроле өлкәсендә актуаль үзгәрешләр» турында бушлай вебинар  узачак. Чарада кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре катнаша ала. 


22
сентябрь, 2023 ел
җомга

Бүген Kazan Digital Week-2023 чарасында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, интеллектуаль милекне яклауда хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай эшче төркеме һәм «Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге» ТР ДУП тарафыннан оештырылган «Кытай: эшкуарлар өчен яңа базарлар» бизнес-сессиясе узды. Сессиядә Россия эшкуарлары өчен, шул исәптән Кытай өчен дә, яңа базарлар турында фикер алыштылар.


21
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Kazan Digital Week-2023тә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге» ДУП тарафыннан оештырылган «Патент аналитикасын кулланып, фәнни-тикшеренү эшләре проектларының перспективалылыгын бәяләү» түгәрәк өстәле узды. 

29 сентябрьдә Казанда «Эш башлаучы эшкуар көне» узачак. Федераль спикерлар яки белгечләр катнашучыларга бизнесны ничек куркынычсыз башларга икәнен сөйләячәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International