«Камасталь» компаниясе, дәүләт ярдәме чараларын кулланып, корычны цинклау һәм прокатлауны оештыруны үз эченә алган производствоны киңәйтүне планлаштыра. Яңа инвестицияләрнең гомуми күләме 4,1 млрд сумга бәяләнә, 150дән артык яңа эш урыны булдырылачак.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Түбән Кама муниципаль районында «Камасталь» ҖЧҖ инвестицион проектын үстерүгә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәдә «Камасталь» ҖЧҖ, «Пионер» индустриаль паркы» ҖЧҖ җитәкчелеге, Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Н.В.Кондратова һәм Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары И.И. Мөхәммәтьянов катнашты.
«Түбән Кама» алгарышлы үсеш территориясенең беренче резиденты «Камасталь» ҖЧҖ 2018 елда Татарстан Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Пионер» индустриаль паркында буялган корыч һәм аннан эшләнгән әйберләр җитештерүне башлап җибәрде. Компания ачылганнан бирле 460 млн сум инвестиция керткән һәм 86 эш урыны булдырган. 2024 елда продукция сату күләме 3,9 млрд сум тәшкил иткән.
Киңәшмәдә проектка ярдәм итүнең мөһим аспектлары, мәсәлән, җир кишәрлекләрен яңа производствога бирү һәм инженерлык челтәрләренә тоташтыруны тәэмин итү турында фикер алыштылар.