Эшкуарларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозуга юл куймау, шулай ук бизнес юлыккан проблемалар турында кире элемтә алу максатларында КУЭ корпорациясе тарафыннан МСП.РФ цифрлы платформасында «360°» сервисы эшләтеп җибәрелде.
Эшкуарлар, шул исәптән заказчылар тарафыннан сатып алулар үткәргәндә дә, үтәлгән килешүләр буенча түләү срокларын бозу очракларын да кертеп, хокук бозулар турында да белдерә ала.
«360°» сервисы аша җибәрелгән мөрәҗәгатьләр КУЭ корпорациясе тарафыннан кабул ителгән көннән алып 10 эш көненә кадәр карала.
«360°» сервисына керү өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша авторизацияләнергә кирәк.
Сораулар туганда ярдәм хезмәтенә 8 (800) 100-11-00 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.