ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2016 ел
җомга

Мәскәүдә 2016 елның 18 августында Административ реформаларны үткәрү буенча Хөкүмәт комиссиясе каршындагы башкарма хакимиятнең федераль органнарының контроль (күзәтчелек) һәм рөхсәт бирү функцияләрен камилләштерү подкомиссиясенең чираттагы  утырышы уздырылды.


18
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

27 май көнне IV Владимир икътисадый  форумында  «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО (алга таба – СИА) генераль директоры А.С. Никитин Россия Федерациясе субъектларының социаль-икътисадый үсешенең иң яхшы тәҗрибәләре һәм инициативалары буенча  М.Е. Салтыков-Щедрин ис. Бөтенроссия конкурсының (алга таба – Конкурс) башланып китүе турында игълан итте.

 

Билгеле булганча, сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасы (БМС) яңалыкларының берсе булып товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрнең  каталогы торырга тиеш. БМС төзелгән һәм эшли, ә менә каталог подсистемасының эшләп китүен вакыт буенча киләсе ел башына күчерделәр.

 

2016 елның  10-12 октябре көннәрендә Катовице шәһәрендә (Польша) Кече һәм урта предприятиеләрнең  VI Европа конгрессы уздырылачак.

 

2016 елның 18 августында Яр Чаллы шәһәрендә капиталь төзекләндерүдән соң, аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче 24нче урта белем бирү мәктәбен ачу тантанасы үтте. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан әлеге чарада ТР икътисад министры  Артём Здунов катнашты.

 

2016 елның 18 августында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасы белән видеоконференция уздырылды. 

Россиядә  хоккей кәшәкәсе җитештерү буенча бердәнбер завод Яр Чаллыда ачылды.

 

Россия Федерациясенең Пакыстандагы Мактаулы консулы, «Habib Rafiq International (Pvt.) Ltd» президенты Хәбиб Әхмәд җитәкчелегендәге Пакыстан  делегациясе 2016 елның 18 августында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында булды.

 

«Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә гаризаларны карау комиссиясенең икенче утырышы 2016 елның 17 августында Татарстан Республикасы  Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узды. Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева катнашты.

 

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары  Наталья Таркаева ТР муниципаль берәмлекләре арасында ел саен Татарстан Республикасы Көненә багышлап оештырыла торган Республика смотр-конкурсының (алга таба – Конкурс) оештыру комитеты утырышында катнашты. 2016 елның 17 августында уздырылган утырыш кысаларында 2016 елгы Конкурска йомгаклар ясалды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International