ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Конкурс барышында, Россия Президенты каршындагы Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацияле үстерү Советы Президиумы тарафыннан расланып, түбәндәге юнәлешләргә караган Милли технологик инициатива юл карталарын гамәлгә ашыру кысаларында НИОКРны үтәүне күз уңында тоткан проектларны сайлап алу планлаштырыла.

 


20
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 22 сентябрендә Казанда Россиядә һәм Көнчыгыш Европада иң эреләрдән булган GenerationS стартап-акселератор презентациясе үтә. Чарада  төбәкнең фән һәм яңа технологияләр белән кызыксынган, һәм шулай ук үз бизнессы өчен старт алу һәм үсеш мөмкинлекләре эзләгән һәм кешесе катнаша ала.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгы Җайлау йогынтысын бәяләү департаментының «Россия тимер юлларының тимер юл инфраструктурасында инновацияле йөк вагоннарын куллануның икътисадый нәтиҗәлелеген бәяләү методикасын раслау турында» Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы боерыгы проектына гавами консультацияләр үткәрү турындагы мөрәҗәгате керде.

 


19
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Сезгә 2016 елның 3 октябреннән Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Күпмилләтле Боливия Дәүләте  Хөкүмәте арасында Килешүнең үз көченә керәүен хәбәр итә. 2016 елның 12 апрелендә имзаланган Килешүгә ярашлы рәвештә Россия Федерациясе гражданнары һәм Күпмилләтле Боливия Дәүләте гражданнары өчен әлеге илләргә барганда виза таләп ителми.

 

2016 елның 29 ноябрендә  Мәскәүдә «Президент-отель» Кунакханә комплексында (Большая Якиманка ур., 24) «Россия сәнәгатен модернизацияләү: үсеш өстенлекләре» XI Милли конгрессы узачак.

Милли конгресс – бүгенге көндә актуаль булган кискен икътисадый мәсьәләләрне тикшерү процессында, иң беренче чиратта, эшкуарлар, дәүләт структуралары һәм иҗтимагый оешмалар арасында озакка исәпләнгән партнерлык мөнәсәбәтләрен булдыруга юнәлдерелгән ачык халыкара эшлекле мәйданчык.

 

2016 елның 27 сентябрендә 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгынның (адресы: 420021, ТР, Казан ш., Мәскәү ур., 55), конференц-залында Татарстан Республикасы Бизнес-инкубацияләү үзәге белән ташламалы шартларда аренда килешүе төзү хокукына кече эшкуарлык субъектларын сайлап алу конкурсы үткәрелә.

 

Салым ташламалары ярдәмендә инвесторны ничек итеп төбәктә кадрлар әзерләү системасының тулы хокуклы катнашучысы итәргә һәм ресурс үзәгенең ишеге завод цехына керү урыныннан нинди ераклыкта булырга тиеш? Әлеге һәм башка шундый сораулар турында Стратегик инициативалар агентлыгының «Яшь профессионаллар» юнәлеше вәкилләренә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев һәм Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры урынбасары Андрей Поминов сөйләде.

 


16
сентябрь, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасында заказчының товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) алуга ихтыяҗы турында актуаль һәм дөрес мәгълүмат алу өчен Кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтүнең smb.tattis.ru мәгълүмат порталы эшләп килә.

Порталда сайтны камилләштерү буенча техник эшләр башкарылды.

 

Республика эшкуарларын COIFair-2016 Кытай инвестицияләренең сигезенче халыкара ярминкәсенә чакырабыз. Чара 2016 елның 20-21 октябре көннәрендә Пекинда оештырылачак. Әлеге ярминкә КХРның Үсеш һәм реформалар буенча дәүләт комитеты ярдәмендә уздырыла. COIFair-2016 Кытай инвестицияләренең Сигезенче халыкара ярминкәсенең статуслы чаралары санына «Мәскәү-Пекин.

Бүген гражданнар gosuslugi.ru Дәүләт хезмәтләренең бердәм  федераль порталы аша  күпчелек федераль ведомстволарның электрон хезмәтләреннән файдалана алалар. Ләкин шул ук вакытта  федераль порталга шәхси мәгълүматларны ышанычлы саклау таләп ителгән хезмәтләр сорап гариза тапшырганда, үзеңнең исәпкә куелуың турында язманы расларга кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International