ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 28 октябрендә ТР икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР Спорт министрлыгы вәкилләре катнашында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә булды.


28
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

28.10.2024 көнне Татарстан Республикасы вице – премьеры-икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановның Дәүләт статистикасы федераль хезмәте җитәкчесе С.С.Галкин белән очрашуында катнашты

2024 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин «муниципаль сәгать» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Ютазы муниципаль районы хакимияте вәкилләре белән очрашуда катнашты.

Президент академиясе һәм Россия Икътисадый үсеш министрлыгының «Идарә итү осталыгы: төбәк командаларын үстерү» дәүләт идарәсе буенча югары мәктәп программасы  быел үз эшен төгәлләде. Укуларны төбәк инвестиция командаларының 850 вәкиле узды.

Татарстанда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча «Мәктәп бизнес-старты» проектының беренче этабы тәмамланды. Эшлекле уен форматында узган беренче этапта республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 11 меңнән артык укучы катнашты.


25
октябрь, 2024 ел
җомга

Хөрмәтле Федераль таможня хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары, сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Татарстан Республикасы ел башыннан бирле платформа хезмәтләреннән актив файдаланган өчен «Цифрлаштыру сигезаягы» номинациясендә өченче тапкыр рәттән беренче урынны яулап, экспортерлар файдаланган электрон хезмәтләр саны буенча илдә лидер булып тора.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан,  2024 елның 31 октябреннән башлап,  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән аерым юнәлешләр буенча агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында» 31.05.2021 ел, № 397 карарына («Татарстан Республикасында орлыкчылыкны үстерүгә юнәлдерелгән чаралар буенча авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә Татарстан Республикасы бюджетыннан чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирү тәртибе», «Татарстан Республикасы бюджетыннан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә мелиорация эшләрен башкаруга бәйле чыгымнар өлешен каплауга субсидия бирү тәртибе», «Татарстан Республикасы бюджетыннан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә мелиорация техникасы сатып алуга бәйле чыгымнар өлешен финанс белән тәэмин итүгә субсидия бирү тәртибе» белән бергә) экспертиза үткәреләчәк.


24
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

4 октябрь - махсус билгеләнештәге бүлекчәләр көне. Истәлекле дата Россия Президентының 2006 елның 31 маендагы Указы белән билгеләнгән. Менә инде 70 ел дәвамында армия спецназы илнең куркынычсызлыгын тәэмин итүдә, безнең милли мәнфәгатьләребезне яклауда аерым роль уйный.

БРИКС илләре лидерлары хезмәттәшлекне һәм стратегик партнерлыкны киңәйтергә планлаштыралар, шулай ук берләшү әгъзалары һәм аларның сәүдә партнерлары арасында финанс операцияләре вакытында милли валюталарны куллануны хуплыйлар, диелә 2024 елның 23 октябрендә Казанда БРИКС саммиты нәтиҗәләре буенча кабул ителгән йомгаклау декларациясендә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International