2025 ел кече һәм урта эшкуарлык вәкилләренә турыдан-туры кагыла торган яңалыклар белән үрелеп бара. Яңа елда яңартылган нормалар һәм кагыйдәләр нигезендә эшләү өчен бу үзгәрешләрне игътибарсыз калдырмау мөһим. Кече һәм урта бизнеска ярдәмгә КУЭ корпорациясе кануннардагы төп үзгәрешләр белән гайд ясаган.
Беренче чиратта сүз салымнар һәм кертемнәр турында бара:
- УСН куллану параметрлары үзгәрәчәк: УСН куллану өчен керемнең иң чик күләме 450 млн сумга кадәр арттырылган, әмма 60 млн сумнан артык керем булганда НДС түләү бурычы барлыкка киләчәк.
- Оешмалар табышына салым ставкасы 25% ка кадәр үсәчәк.
- НДФЛ буенча керем күләменә карап ставкаларның прогрессив шкаласы кертелә.
- Кунакханәләргә һәм башка урнаштыру чараларына туристлык салымын түләргә кирәк булачак (җирле хакимият керткән очракта).
- АУСН күпчелек регионнарда мөмкинлекле була бара.
- Гомуми туклану, кунакханәләр, ИТ, эшкәртү производстволары һәм башка өлкәләр өчен федераль инвестицион салым тотып калу кертелә.
- Коммерция клиникаларының ветеринария хезмәтләре НДСтан азат ителде.
- Бизнесны бүлгәләү вакытында салым амнистиясе башлана.
- Салым органнарына шикаятьләрне карауның гадиләштерелгән тәртибе гамәлгә керәчәк.
- КУЭ субъектлары өчен иминият кертемнәренең 15% киметелгән тарифы 1,5 МРОТ түләүләр өчен кулланыла.
- Эшкәртү производствосы өлкәсендә КУЭ субъектлары иминият кертемнәрен 7,6% ташламалы ставкасы буенча түләргә хокуклы.
- Шәхси эшкуарлар өчен иминият кертемнәре теркәлгән күләмдә 53 658 сум тәшкил итәчәк (яңа регионнарда шәхси эшкуарлар өчен кертемнәр – 36 000 сум).
Яңа елдан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме үзгәрә. Ул аена 22 440 сум тәшкил итәчәк. Әгәр эш бирүченең тулы ставкасы түбәнрәк булса / төбәк югары МРОТ билгеләсә, хезмәт килешүе буенча хезмәткәрләрнең хезмәт хакын арттырырга кирәк.
Тагын бер үзгәреш мәҗбүри таләпләргә кагыла. Яңа елда базарларда һәм ярминкәләрдә сатучыларның күбесе ККТ кулланырга тиеш (норма 2025 елның 01 мартыннан гамәлгә керә). Моннан тыш, кунакханәләр һәм башка урнаштыру чаралары классификация узарга һәм яңа реестрга керергә тиеш.
Корпоратив идарә өлкәсендә АҖ һәм ҖЧҖ корпоратив мөнәсәбәтләрне җайга салу тәртибе үзгәрә: идарә органнары утырышлары дистанцион форматта уздырылырга мөмкин. Башка үзгәрешләр дә каралган (норма 2025 елның 01 мартыннан гамәлгә керә).
Үзгәрешләр шулай ук дәүләт контроле турындагы законга да кагыла. Хәзер тикшерүче документларда контроль чаралар реестрында тиешле биткә күчү өчен штрих-код булмаса, контроль объектларына керүдән баш тартырга мөмкин булачак. Шулай ук күрсәтмәнең эчтәлеге дә билгеләнгән: контрольлек органы мәҗбүри таләпләрне бозуны үз эченә алган хокукый актның конкрет структур берәмлекләрен күрсәтеп, һәр ачыкланган мәҗбүри таләпләрне бозуны тасвирларга тиеш була.
Моннан тыш, ачыкланган хокук бозуларны тиешенчә бетерү турында контрольлек органы белән килешү төзү хокукы билгеләнгән, шуның нигезендә бирелгән күрсәтмәнең гамәлдә булуы туктатылачак. Өстәвенә, контрольлек органнары карарларына шикаятьләрне карау сроклары 20 эш көненнән 15 эш көненә кадәр кыскартыла.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» яңа федераль проектын гамәлгә ашыру башлана. Аның кысаларында:
- Поручительлекләрнең «зонт» механизмы озайтылды.
- КУЭ субъектларын өстенлекле тармакларда ташламалы финанслауның яңа программалары барлыкка киләчәк.
- Эре заказчылар сатып алуларында катнашкан КУЭ субъектлары өчен барлык преференцияләр дә сакланып калды.
- МСП.РФ аша яңа сервислар һәм цифрлы инструментлар һ.б. үсеш алачак.