2023 елның 27-28 ноябрендә Татарстанда дәүләт-хосусый партнерлык буенча VI төбәкара тармак форумы узачак. Чараны Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы оештыра, ул Татарстан Республикасында ДХП проектларын гамәлгә ашыру буенча вәкаләтле орган булып тора.
Республиканың сәнәгать парклары эш урыннарын формалаштыру һәм кече һәм урта бизнес производстволарын үстерү буенча нәтиҗәле механизм булып тора. Республикада 2023 елның 9 ае йомгаклары буенча сәнәгать паркларында эшләүчеләр саны 62,1 мең кешегә җиткән, бу 2023 ел башы белән чагыштырганда 6,4 мең кешегә күбрәк. Икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова сөйләде.
Ә РФ Үзәк банкның төп ставкасын агымдагы елның октябрендә 15% кадәр арттыру фонында Татарстанда бизнес өчен микрозаймнар буенча ставкаларны саклап калу турында карар кабул ителде. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла торган программалар кысаларында максималь ставка еллык 5,5 процентка кадәр тәшкил итә.
Татарстанда 170,4 мең кече һәм урта эшкуарлык субъекты исәпләнә, – дип хәбәр итте «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышлап, «Татар-информ» МА узган матбугат конференциясендә чыгыш ясаганда Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова.
Татарстанда мәктәп укучыларының эшкуарлык күнекмәләрен һәм компетенцияләрен үстерү өчен укыту семинарлары ТР Икътисад министрлыгы гамәлгә ашыра торган «Мәктәп бизнес-старты» республика программасының икенче этабы кысаларында узды.
Мария Калашникова – Татарстан Республикасыннан социаль эшкуар. Кыз гаилә иҗаты студиясе проектын үстерә, ул балаларны укырга өйрәтә һәм күпбалалы гаиләләргә мәктәпкә түләүсез әзерләнергә ярдәм итә.
Ноябрь аенда Алжирда «Napec 2023» нефть һәм газ сәнәгате халыкара күргәзмәсе узды. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Татарстан җитештерүчесе скважиналарны бораулау һәм ремонтлау параметрларын контрольдә тоту системасын бушлай күрсәтте.
«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы эшкуарлары 2024 елда ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм үзәге белән берлектә 2024 елның 27 февраленнән 1 мартына кадәр Үзбәкстан башкаласы Ташкентта узачак 25 нче юбилейлы «Төзелеш-UzBuild 2024» Үзбәкстан халыкара күргәзмәсендә катнаша алачак.
Татарстанда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында «Зеленодольск» сәнәгать паркы территориясендә Ozon күмәртә-бүлү үзәгенең икенче чираты ачылды. Чарада Вице-премьер – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
2023 елның 17 ноябрендә Эшкуар йортында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, бизнес-берләшмәләр һәм контрольлек органнары өчен яңартылган «Сыналган бизнес» интернет-ресурсы презентацияләнде.