2024 елда Татарстан эшкуарлары дәүләт гарантияләре белән 10 млрд.сумга якын ташламалы финанслар җәлеп иткән

2025 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2024 елда Татарстан эшкуарлары «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында бирелгән дәүләт гарантияләре ярдәмендә 9,84 млрд.сум заем финансларын җәлеп итә алган.

Банклар бәяләмәсе буенча тотрыклы финанс хәленә ия, әмма кредит алу өчен залог белән тәэмин ителеше җитәрлек булмаган эшкуарларга һәм республика үзмәшгуль гражданнарына поручительлек рәвешендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәм күрсәткән. 

2024 елда 715 эшкуар ТР Гарантия фондының 4,1 млрд.сумлык ярдәменнән файдаланган, бу аларга бизнесны үстерүгә 9,8 млрд.сум күләмендә заем финансларын җәлеп итәргә ярдәм иткән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, иң күп гарантияле ярдәмне җитештерү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы Татарстан эшкуарлары алган – 1,2 млрд.сум. Җәлеп ителгән акчаларны бизнес ешрак җиһазлар, транспорт чаралары, күчемсез милек сатып алуга, тәэмин итүчеләр белән исәп-хисапларны һәм контрактларны үтәүгә юнәлдергән. 

Исегезгә төшерәбез, гарантияле ярдәмгә икътисадның барлык тармакларыннан диярлек эшкуарлар, шул исәптән авыл җирендә эшчәнлек алып баручылар, экспортерлар, индустриаль һәм сәнәгать парклары резидентлары, шулай ук интеренет-ритейлерлар дәгъва итә ала. Уен бизнесы, финанс һәм иминият хезмәтләре белән шөгыльләнүче эшкуарлар искәрмә булып тора. 

Дәүләт гарантияләре бирү программаларын гамәлгә ашыру агымдагы елда да дәвам итә, шул исәптән партнерлык продуктлары кысаларында да. Ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International