2024 елда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча Татарстан бизнесы 46 меңнән артык түләүсез хезмәт алган. Хезмәтләр матрицасы максималь киң - үзмәшгульләр продукциясен сату өчен ярминкәләр оештырудан алып, продукцияне сертификацияләүгә һәм яңа белгечлекләргә өйрәтүгә кадәр. Теләсә нинди хезмәтне МСП.РФ бизнесы өчен цифрлы платформада онлайн алырга мөмкин иде.
2024 елда 100 гә якын җитештерүче компания Россия Федерациясе территориясендә профильле күргәзмәләрдә коллектив яки индивидуаль стендлар составында катнашкан. Күргәзмә чараларында катнашуны бушлай оештыру бизнеска республикадан читтә яңа партнерлар һәм сатып алучылар табарга һәм сатулар географиясен киңәйтергә ярдәм иткән.
700гә якын үзмәшгуль узган елда «Минем бизнес» үзәге тарафыннан җитештерелгән продукцияне сату өчен оештырылган 20дән артык ярминкә-сатуда катнашкан. Һөнәрчеләр шәһәр бәйрәмнәрендә һәм масштаблы вакыйгаларда бушлай җиһазландырылган сәүдә урыннары алганнар.
200дән артык эшкуар һәм үзмәшгульләр товарларны маркетплейсларда урнаштыру һәм онлайн-мәйданчыкларда продукцияне алга этәрергә өйрәтү хезмәтеннән файдаланган, шул исәптән Wildberries, Ozon, МегаМаркет, Яндекс.Маркет һәм Магнит.Маркет (KazanExpress) платформаларында нәтиҗәле эшләү өчен эшкуарлар хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү буенча да.
«Татарстанда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырылган комплекслы ярдәм бизнес таләпләренә туры килде һәм компанияләрнең яңа белемнәр алуга, компетенцияләрне һәм күнекмәләрне киңәйтүгә, реклама базарларында продукцияне алга этәрүгә һәм сату каналларын киңәйтүгә булган төп ихтыяҗларын бушлай япты», - дип сөйләде республика икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова.
Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы елда кайбер чаралар сакланачак, аларны гамәлгә ашыру «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында дәвам итәчәк. Инде хәзер үк ташламалы финанслауга һәм гарантияләргә, шул исәптән партнерлык продуктлары буенча да, гаризалар кабул ителә.
Мөмкин булган ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны «Минем бизнес» үзәгенең «кайнар линия» телефоны аша алырга мөмкин: 8 (843) 524-90-90.