Мидхәт Шаһиәхмәтов: КУЭ илкүләм проектын гамәлгә ашыру чорында республика бизнесына 316 млрд сумнан артык ярдәм күрсәтелде

2025 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстанда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның алты еллык нәтиҗәләре турында Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР вице-премьеры – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде. 

Спикер билгеләп үткәнчә, илкүләм проект чаралары нәтиҗәсендә Татарстанда кече бизнесны үстерү һәм аңа ярдәм итү буенча махсус институтларның бердәм системасы формалаштырылган. 

КУЭ илкүләм проектын гамәлгә ашыру чорында, 2019 елдан алып 2024 елга кадәр, республиканың кече һәм урта бизнесына 316 млрд сумнан артык күләмдә 179 меңнән артык ярдәм чарасы тәкъдим ителгән.

Шулай ук үсеш институтлары төбәк эшкуарларына 240 меңнән артык финанс булмаган ярдәм күрсәткән.

«Моннан тыш, эшкуарлыкны популярлаштыруга юнәлдерелгән махсус проектлар гамәлгә ашырылды. Аерым алганда, мәктәп укучылары һәм студентлар өчен «Мәктәп бизнес-старты» белем бирү программасы эшләдеаның кысаларында 34 меңнән артык кеше укытылды «Эшкуарлык фабрикасы» проекты,  ул бизнес булдыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән, аның чаралары белән 26 мең кеше колачланды», - дип хәбәр итте Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Икътисад министры ассызыклаганча, Россия Хөкүмәтенең комплекслы гамәлләре һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нәтиҗәсендә бизнес өчен ярдәм чараларыннан файдалану мөмкинлеге сизелерлек киңәйтелде. Монда федераль һәм төбәк чараларын берләштергән һәм эшкуарларның онлайн-форматта үсеш институтлары белән элемтәсен тәэмин иткән МСП.РФ цифрлы платформасы мөһим роль уйнады.

Шулай ук «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында аерым сәнәгать парклары инфраструктурасы булдырылды. Болар - «Теләче» сәнәгать паркы, «Саба» һәм «Химград» индустриаль парклары. Төзелгән инфраструктура кече бизнеска җитештерү мәйданнарына һәм биналарга керү мөмкинлеген тәэмин итте.

Спикер сүзләренчә, илкүләм проектны нәтиҗәле гамәлгә ашыруны республикада КУЭ үсеше темплары да раслый, бу РФ Президенты Владимир Путин  билгеләгән максатларга туры килә, – КУЭ өлкәсендә эшләүчеләр санын арттыруны тәэмин итәргә.

«Тулаем ил буенча да, республикада да бурыч арттырып үтәлде. 2019 елдан КУЭ өлкәсендә эшләүчеләр саны 168 мең кешедән артып китте һәм 2024 ел нәтиҗәләре буенча 848,0 мең кешегә җитте. Эшкуарларның үзләре 19 меңгә арткан һәм 178 мең берәмлек тәшкил итә», - дип сөйләде вице-премьер.

Министр шулай ук «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектының үзмәшгульлек институтын үстерүдә мөһим ролен ассызыклады. Татарстан, сынау төбәге буларак, 2019 елдан башлап экспериментны гамәлгә ашыруда актив катнаша. Бүген республикада 357 меңнән артык үзмәшгуль исәпләнә, аларның гомуми кереме 200 млрд сумга якын, ә бюджетка түләнгән салым 8 млрд сум тәшкил итә.

Министр хәбәр иткәнчә, бизнеска ярдәм чаралары агымдагы елда да сакланачак, аларны гамәлгә ашыру «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында дәвам итәчәк. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International