Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә «Чаллы», «Чистай», «Зеленодольск» алгарышлы үсеш территорияләрендә эшчәнлек башкару турында килешүләр төзүгә заявкалар карау комиссиясе утырышы узды.
Утырыш барышында түбәндәге гаризаларны карадылар:
- проектлар буенча яңа килешү төзүгә: «Бәрәңге җитештерү заводын төзү»; «Борт платформалары производствосын булдыру».
- проектлар буенча элек төзелгән килешүләргә үзгәрешләр кертүгә: «Тишекле бетоннан блоклар җитештерү»; «Электр энергиясен һәм башка электротехник җиһазларны исәпкә алуның интеллектуаль приборларын җитештерү».
- Татарстан Республикасында урнашкан алгарышлы үсеш территорияләрендә эшчәнлек башкару турында.
Агымдагы елда комиссияләрнең 18 утырышы үткәрелде, аларда 19,06 млрд сумлык капитал салуны һәм 6 432 эш урыны булдыруны күздә тоткан 20 инвестицион проект 27,16 млрд сум каралды һәм хупланды.
«Район башлыкларыннан резидентларның яңа һәм гамәлдәге инвестиция проектларын гамәлгә ашыруны контрольдә тотуларын, гамәлгә ашырыла торган проектлар этапларын гамәлгә ашыруда компанияләргә актив ярдәм күрсәтүләрен һәм аларның эшчәнлегендәге проблемалар буенча чаралар күрүләрен сорыйм», - дип ассызыклады Мидхәт Шаһиәхмәтов.