КУЭ корпорациясе банк-партнерларга кече һәм урта бизнес өчен «зонт»лы поручительство программасы буенча 15 млрд сумлык лимитлар җиткерде. Бу дәүләт коралын бизнесны үстерү өчен кулланып, эшкуарлар 2025 елның беренче кварталында кимендә 30 млрд сум кредит ала алачак. «Зонт»лы поручительлек механизмы 2025 елдан «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла.
Татарстанда эшкуарлар инвестиция максатларына, әйләнештәге акчаларны тулыландыруга, бизнесны үстерүгә һәм башка бурычларны хәл итүгә финанслауны түбәндәге банкларга мөрәҗәгать итә ала: Сбербанк, Альфа-Банк, Т-Банк, ВТБ, МСП Банк, Промсвязьбанк, Совкомбанк, Банк ДОМ РФ, Банк ГПБ, Уралсиб, Ак Барс Банк, Зенит.
2024 елда «зонт»лы дәүләт гарантияләрен җәлеп итеп, республика эшкуарларына ярдәм күләме 22 млрд сум тәшкил итте. Төбәк «зонт» йөкләмәләре белән кредитлар күләме буенча 10 лидерга керде.
«Зонт» йөкләмәләре бизнеска залоглар булмаганда һәм җитешмәгәндә кирәкле заем финансларын алырга мөмкинлек бирә. Бу продукт КУЭ үсешенең иң нәтиҗәле һәм ихтыяҗлы инструментларының берсе булып тора, һәм КУЭ корпорациясенең яңартылган үсеш стратегиясенә кертелгән, – дип билгеләде КУЭ корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич. – Әлеге инструмент хисабына 2030 елга кадәр кече һәм урта бизнес банк кредитлары рәвешендә кимендә 1,3 трлн сум җәлеп итә алыр дип планлаштырыла».
2022 елдан «зонт»лы поручительлекләр КУЭ корпорациясенә гарантияле ярдәмнең төп инструменты булды. Бу үзгәреш Президент Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырылды.
2024 ел ахырында «зонт»лы йөкләмәләр механизмын гамәлгә ашыру вакытын озайту турында закон кабул ителде, аннан башка эшкуарлар һәр өченче кредитны ала алмас иде.
Исегезгә төшерәбез, КУЭ корпорациясенең «зонт»лы поручительлекләре банк кредиты суммасының 50% ка кадәр өлешен каплый. Бер поручительлекнең суммасы 10 елга кадәрге вакыт эчендә 1 млрд сумга җитәргә мөмкин.