Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Россия банклары ассоциациясе президенты Анатолий Козлачков белән очрашты. Чарада шулай ук партнерлык финанслары базары, руханилар һәм Казан (Идел буе) федераль университетының Икътисад һәм финанслар идарәсе институты вәкилләре катнашты.
Очрашуның төп темасы Россия банклары ассоциациясенең партнерлык финансларын үстерү һәм базарда катнашучылар белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышу булды.
Республикада партнерлык финанслары базарын үстерү буенча актив эш алып барыла. Бүгенге көндә Россия Банкы реестрына 30 оешма керә, шуларның 22се Татарстанда эшли.
Мидхәт Шаһиәхмәтов бу юнәлешне уңышлы гамәлгә ашыру өчен уртак эшнең мөһимлеген ассызыклады. 2024 елның 9 аенда финансланган килешүләр күләме алдагысы белән чагыштырганда ике тапкыр арткан һәм 3,9 млрд.сум тәшкил иткән.
Кече бизнес өчен уникаль ташламалы программаларны эшләтеп җибәрү мөһим адым булды, әйтик:
- «ДАМАН» уникаль ташламалы гарантияле продукт;
- партнерлык финанслары нормалары буенча лизинг;
- КУЭ ташламалы финанслау.
Партнерлык финанслары секторы үсешенә мәгариф учреждениеләре үзләренең саллы өлешләрен кертәләр. Индустрия өчен әлеге профильдәге 400дән артык белгеч әзерләнә.
Ислам банкингы һәм финансларының дөньякүләм лидерлары белән хезмәттәшлекне алга таба үстерү максатларында агымдагы елның 15-16 маенда беренче «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI халыкара икътисадый форумы кысаларында AAOIFI Халыкара конференциясен уздыру күздә тотыла.
Исегезгә төшерәбез, AAOIFI – Бөтендөнья ислам финанслары индустриясе өчен стандартлар эшләү буенча әйдәп баручы халыкара коммерциячел булмаган оешмаларның берсе. Оешма халыкара ислам финанслары өлкәсендә шәригать, бухгалтерлык, аудит, этика һәм идарә өлкәсендә 100 стандарт чыгарган.