23 гыйнварда 10:00 сәгатьтә Экспортка ярдәм үзәге Татарстан эшкуарлары өчен «2025 елда тышкы икътисадый эшчәнлек алып бару» темасына вебинар үткәрәчәк.
Вебинарда республикада 2025 елда файдалана алырлык кече һәм урта эшкуарлыкның экспортка юнәлтелгән субъектларына ярдәм чаралары җентекләп яктыртылачак.
Үзәк тарафыннан күрсәтелә торган чараларның күбесе эшкуарлар өчен бушлай. Бу – халыкара күргәзмәләрдә катнашуны оештыру, чит ил контрагентын эзләү, экспорт контрактында ярдәмләшү, укыту. Икенче өлеше уртак финанслашу шартларында гамәлгә ашырыла – ЭЯҮ халыкара сертификацияләүгә, халыкара маркетплейсларда урнаштыруга, маркетинг тикшеренүләре уздыруга, продукцияне экспортка транспортировкалауга һәм башкаларга чыгымнарның 80% кадәр өлешен финанслый.
Татарстан эшкуарларына күрсәтелгән чараларны алу, ярдәм программаларында катнашу шартлары, кирәкле документлар пакеты турында сөйләячәкләр.
Чарага теркәлү 22 гыйнварга кадәр әлеге сылтама буенча гамәлгә ашырыла.
Трансляциягә сылтама барлык катнашучыларга теркәлгәндә күрсәтелгән почта адресына җибәреләчәк.
Экспортка юнәлтелгән эшкуарлар өчен мөмкинлекләр турында "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" МКК КО Экспортка ярдәм үзәгендә телефон аша белергә мөмкин: 8(843)222-90-60.