«Минем бизнес» үзәге социаль контракт алучылар өчен түләүсез укытуның 1 агымына гаризалар кабул итә. Укыту программасы 27-30 гыйнвар көннәрендә онлайн-форматта узачак.
Социаль контракт – керемнәре түбән булган яки эшсез гражданнар өчен ярдәм чарасы. Программа кагыйдәләре буенча социаль яклау органы – финанс ярдәме күрсәтергә, ә гариза бирүче акча белән дөрес эш итәргә һәм тотрыклы керем чыганагына чыгарга бурычлы. Мәсәлән, уку узарга, эшкә урнашырга яки үз эшен башларга.
Ярдәм алу өчен мәҗбүри шарт буларак бизнес-план төзергә кирәк, программада катнашучыларны «Минем бизнес» үзәгендә бушлай онлайн-курста өйрәтәчәкләр.
Спикер булып Гүзәл Газетдинова - «КУЭ Корпорациясе» АҖнең сертификацияләнгән тренеры чыгыш ясаячак, ул катнашучыларга эшкуарлык эшчәнлеге нигезләрен бирәчәк һәм башка файдалы бизнес-күнекмәләр белән уртаклашачак.
Катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.
Татарстанда бизнеска һәм эш башлаучы эшкуарларга ярдәм чаралары «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла
Ярдәм чаралары турында тулырак «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясе номеры буенча белергә мөмкин: 8(843)524-90-90