Консультацияне МСП.РФ цифрлы платформасында сорарга мөмкин. «Минем бизнес» үзәге белгечләре бер көн эчендә эшкуар белән элемтәгә керәчәк һәм бизнес алып баруның барлык мәсьәләләре буенча консультация уздырачак.
2024 елда мәгълүмати ярдәмнән Татарстан Республикасының 4,6 меңнән артык эшкуары файдаланган.
МСП.РФ цифрлы платформасы – эшкуарларга, үзмәшгульләргә һәм үз бизнесларын башларга планлаштыручыларга ярдәм итүче дәүләт платформасы. МСП.РФ цифрлы платформасында кулланучылар өчен төбәк үзәкләренең «Минем бизнес» интерактив картасы бар. Карта якындагы «Минем бизнес» үзәген табарга һәм экспресс-консультациягә гариза бирергә мөмкинлек бирә. Эшкуарлык эшчәнлеген алып бару мәсьәләләре буенча мәгълүмат алуның уңайлы форматы ул. Хезмәт бушлай күрсәтелә.
«Минем бизнес» үзәге белгечләре гариза бирүче белән бер эш көне эчендә элемтәгә керергә тиеш. Нәрсә кирәк: сылтама буенча күчәргә: https://мсп.рф/services/reg-supportmap/ һәм актив тәрәзәдән консультациягә заказ бирергә.
Шулай ук МСП.РФ цифрлы платформасында бизнесны башлау һәм үстерү өчен 20дән артык түләүсез сервис бар.
Исегезгә төшерәбез, МСП. РФ цифрлы платформасы КУЭ корпорациясе тарафыннан эшләнгән, ул «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча кече һәм урта бизнеска ярдәм итү чараларының һәм хезмәтләрнең һәркем файдалана алырлык булуын арттыру өчен үстерелә.