РФ Икътисадый үсеш министрлыгы төбәкләрдән 250 млрд сумлык инвестиция тәкъдимнәрен җыйган. Ил субъектлары конкрет локацияләрдә җитештерүне башлап җибәрү буенча бизнес өчен 70тән артык инвестиция тәкъдиме формалаштырылган. Татарстаннан федераль ведомство пулына 2 проект кергән.
Инвестиция тәкъдимнәрен әзерләү «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының ил икътисадына хосусый инвестицияләр җәлеп итү максатларына ирешергә ярдәм итә.
«Региональ стандартның яңа элементы – билгеле бер локациядә конкрет типтагы производство булдыру буенча субъектларның инвестиция тәкъдимнәрен формалаштыру. Хәзер 31 төбәктән 250 млрд сум күләмендә финанслауга сорау белән 76 шундый тәкъдимнән торган беренче пакет әзерләдек. Мондый тәкъдимнәр буенча регионның рөхсәт документларын җыюда һәм инфраструктурага тоташтыруда, ярдәм чаралары кәрзинен формалаштыруда ярдәм итәргә әзер булуы мөһим», - дип хәбәр итте Морат Керефов.
Татарстан Республикасында федераль исемлеккә кергән 2 инвестиция тәкъдимен гамәлгә ашыру өчен инвесторлар эзлиләр. Сүз Әлмәт шәһәрендәге индустриаль парк һәм Алабуга шәһәрендә кунакханә комплексы төзелеше турында бара. Проектларны гамәлгә ашыру өчен таләп ителә торган инвестицияләр күләме 2 млрд сум тәшкил итәчәк.
Соңыннан әлеге инвестиция тәкъдимнәре Россиянең инвестиция картасында, шулай ук Татарстан Республикасының Инвестиция порталында урнаштырылачак — һәм проектны гамәлгә ашыруга теләсә кайсы эшкуар керешә алачак.
Хәзер Татарстан Республикасының Инвестиция порталында 16 инвестиция тәкъдиме урнаштырылган инде – хайваннар өчен азык җитештерүдән һәм аквакультуралардан алып коттедж бистәсе һәм терминал комплексы төзелешенә кадәр. Проектларның параметрлары һәм шартлары белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://invest.tatarstan.ru/ru/guide/projects/?PAGEN_1=3
Инвестиция тәкъдимнәрендә проектны гамәлгә ашыруның беренчел шартлары, инфраструктура һәм ресурслар белән тәэмин итү һәм һәркем файдалана алырлык ярдәм чаралары турында эшләнгән документлар бар.
Инвестиция тәкъдимнәрен формалаштыру – региональ инвестиция стандартын үстерүнең яңа этабының бер өлеше. Ул «Үтәли инвестиция агымы» проекты кысаларында инвесторның клиент юлын кыскарту һәм бизнестан кире элемтә җыю системасын кертүне үз эченә ала.
Хәзер региональ инвестиция стандартының башка элементлары да эшләнә. Сентябрьдә 30 төбәктә «Дәүләт хезмәтләре» аша бизнес мөрәҗәгатьләрен эшкәртү системасы эшләтеп җибәрелде. Хәзер инде 1 меңгә якын гариза эшкәртелгән. Инвесторларны нигездә техник кушылу, җирне арендалау һәм кредитлау мөмкинлекләре кызыксындыра. Татарстанда мөрәҗәгатьне түбәндәге сылтама буенча калдырырга мөмкин: https://www.gosuslugi.ru/help/obratitsya_business
Төбәкләрдә инвесторлар белән эшләү сыйфатын яхшырту өчен Президент академиясе һәм «Росатом» белән берлектә «Үтәли инвестиция агымы» проекты гамәлгә ашырыла. Ул инвесторларга кирәкле документлар бирү срокларын кыскартуга, шулай ук инфраструктура объектларына тоташтыру процедурасын тизләтүгә юнәлдерелгән.