Республика эшкуарларын Татарстанда бизнес-мохит торышын бәяләргә чакыралар

2025 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы төбәктә эшкуарлык эшчәнлегендә мөмкин булган киртәләрне ачыклау һәм алып бару шартлары турында бизнес һәм үзмәшгульләрдән сораштыру башлап җибәрде. 

Сораштыруның максаты – Татарстанда бизнес-мохит торышының объектив картинасын алу. Респондентларның җаваплары эшлекле активлыкны алга таба арттыру һәм бизнесны үстерү өчен уңай шартлар тудыру өчен нәтиҗәле чаралар эшләргә ярдәм итәчәк.

Үз фикереңне 2 февральгә кадәр җиткерергә мөмкин. Сораштыру нәтиҗәләре «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган яңа ярдәм чараларының нигезенә салыначак. 

Сораштыру аноним булып тора, шәхси мәгълүматлар юк. Бөтен алынган мәгълүмат бары тик гомумиләштерелгән рәвештә генә кулланыла. 

Сораштыруны сылтама буенча узарга мөмкин: https://mert.tatarstan.ru/opros-subektov-predprinimatelskoy-deyatelnosti-7386229.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International