2024 елда туризм өлкәсендә КУЭ субъектлары 38 млрд.сумнан артык җәлеп иткән, шулардан 2,1 млрд.сумны Татарстанның туристлык бизнесы алган. Россиядә туристлык тармагын үстерүгә «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» һәм «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проектлары чаралары юнәлдерелгән.
Ил төбәкләре арасында КУЭ туризм өлкәсендә ярдәм күләме буенча Мәскәү, Краснодар крае һәм Татарстан Республикасы лидер булган, анда җирле КУЭ субъектлары 6,13 млрд.сум, 2,46 млрд.сум һәм 2,14 млрд.сум алган. Ярдәм РФ Икътисадый үсеш министрлыгы инициативасы буенча төзелгән, операторы КУЭ корпорациясе булган илкүләм гарантия системасында (НГС) катнашучылар механизмнарын җәлеп итеп күрсәтелгән.
Барлыгы финанс ярдәменнән Россиянең туристлык өлкәсендә 4,6 мең кече һәм урта бизнес компанияләре файдаланган. Бу 2023 елга караганда ике тапкырга күбрәк. Татарстанда ташламалы финанслауны 130 дан артык эшкуар алды. Республикада, илдәге кебек үк, узган ел белән чагыштырганда ике мәртәбә үсеш күзәтелә.
«Россиядә туризмны үстерүгә инструментларның киң җыелмасы эшли. Бу „Туристлык һәм кунакчыллык“ илкүләм проекты да, туристик МИЗ да, СЗПК да. Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча илкүләм проект кысаларында да чишелешләр бар. Узган елда гына да 4,5 меңнән артык компания ярдәм алган. Бу 2023 елга караганда ике тапкырга күбрәк. Бизнес ташламалы шартларда кунакханәләр, рестораннар, кафе һәм туринфраструктура төзү һәм киңәйтүгә 38 млрд.сумнан артык акча җәлеп иткән. Шул исәптән „зонтик“лы поручительлекләр механизмы ярдәмендә дә, алар кысаларында туристлык өлкәсенә ярдәм итүгә аерым лимит бүлеп бирелде», — диде Россия икътисадый үсеш министры Максим Решетников.
2024 елда НГС кысаларында алынган финанс ярдәменең иң зур күләме рестораннар һәм кафеларга, шулай ук кунакханә эшчәнлегенә туры килә. КУЭ субъектлары әлеге өлкәләрдә 15,4 һәм 12,4 млрд.сум җәлеп иткән. Алучылар саны – 2,4 мең һәм 654 (+91% һәм 76%).
«Кече һәм урта бизнес ил эчендә ял итүгә ихтыяҗ артуга оператив җавап бирде һәм туристлык инфраструктурасын булдыруга һәм үстерүгә актив кушылды. 2024 елда КУЭ туризм өлкәсендәге „зонтик“ йөкләмәләренә 17,6 млрд.сум җәлеп иткәннәр. Бу үткән ел белән чагыштырганда 40% ка күбрәк. Шул ук вакытта „зонтик“лы поручительлекләр белән финанс ярдәме алучылар саны 2,5 тапкырга арткан һәм 2,35 мең эшкуардан артып киткән», – дип билгеләп үтте КУЭ корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич.