26 мартта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшкуарлар өчен «Россиянең Мисырдагы сәүдә вәкиле белән бер сәгать» темасына онлайн-вебинар үткәрәчәк.
Онлайн-вебинарда сәүдә вәкиле Теванян Алексей Россия-Мисыр мөнәсәбәтләренең агымдагы торышы һәм үсеш перспективалары, шулай ук күрсәтелгән илдә бизнес алып бару үзенчәлекләре турында сөйләячәк, вебинарда катнашучыларның сорауларына җавап бирәчәк. Шулай ук ул Африка иленә экспорт үзенчәлекләрен яктыртачак.
Очрашу видеоконференция форматында 2025 елның 26 мартында 11:00 сәгатьтә узачак.
Катнашучылар 2025 елның 25 мартында 16:00 сәгатькә кадәр сылтама аша теркәлә ала.
Экспортка юнәлтелгән эшкуарлар өчен мөмкинлекләр турында «ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды» МКК КО Экспортка ярдәм үзәгендә белергә мөмкин.
Тел.: 8(843)222-90-60. Кәрәзле тел.: 8(987)270-06-91 (Whatsapp/Telegram).
Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм чараларын гамәлгә ашыру «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча дәвам итә.