«Нижнекамскнефтехим» ГАҖ Директорлар советы утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов предприятиене карап йөрүдә катнашты, җитештерү процесслары белән танышты һәм белгечләр белән аралашты.
Вице-премьер билгеләп үткәнчә, НКНХ яңа проектлары компаниянең һәм аңа бәйле производстволарның киләчәк үсешенә этәргеч бирә.